Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Каршы алды, озатып калды кунакларны юбиляр (фоторепортаж)

Куныр авылында гомер итүче Сәгыйдә Гариф кызы Низаметдинованың да 90 яшьлек юбилее "Өлкәннәр декадасы" чорына туры килде.

Көзнең үз яме, үз муллыгы булган кебек, кеше гомеренең көзе дә нәкъ шушы ел фасылына тиң. Нәтиҗә ясар чак!
4 октябрь көнне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Асхадуллин , "Якты юл" җәмгыяте рәисе Раиф Хәкимов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Сәгыйдә апа туган көнендә искә алып килгәннәре өчен район һәм республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле булуын белдерде. "Кадер-хөрмәттә яшим. Тормыш юлымда авырлыклар аз булмады, ә хәзерге көнем бик әйбәт, яңа матур йортта торам. Бу бит үзе бер бәхет!", дип куана юбиляр.

- Бик яшьләй авыр эшләр башкарырга туры килде. Яшүсмер чагым колхоз кырларында үтте. Аннан соң Алтай крайларына эшкә алып киттеләр. Бу сугыш чоры иде. Казанга кайтып Волгостройда эшләдем. Зур-зур күперләр сала идек. Авылдашым Хисаметдин белән бергә эшләргә туры килде. Кавышып, гомер итә башладык. Өйләнешкәч 1955 елда авылга кайттык. Икебез дә колхозга эшкә кердек. Иптәшем бик тырыш мактаулы колхозчы булды. Аның белән 65 ел бергә гомер иттек, вафатына 11 ел булды инде.
Тик кызганыч, безнең үз балабыз булмады. Шода авылыннан Гадилә исемле ятимә кызны үзебезгә тәрбиягә алдык. Ул безнең юанычыбыз да, шатлыгыбыз да, киләчәгебез дә булды. Бик рәхмәтлемен мин аңа! Үз игелеге үзенә әйләнеп кайтсын! Бүген Гадилә белән киявебез Динусның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яшим. Алар гел килеп, хәлләремне белешеп, ярдәмләшеп торалар. 3 ул үстерделәр, хәзер инде 4 оныклары бар. Шул балаларның уңышларына сөенеп, мул тормышларга куанып гомер итәм. Илләр имин, еллар тыныч кына була күрсен дип телим!
Әйе, мондый теләкләргә кушылып "Амин!" дияргә генә кала. Канәгать йөзле, шат күңелле, зарлануны белмәс өлкәннәр барында тормыш мәшәкатьләре бер мәлгә югалып тора. Туган көне белән котлап килгән район җитәкчеләрен каршы чыгып алган иде Сәгыйдә апа, киткәндә дә ихлас теләкләре, рәхмәт хисләре белән кулына чәчәк бәйләме тотып, капка төбеннән кул изәп озатып калды. Ирексездән күзгә яшьләр килде... Бездә генә шундый акъәбиләр яшидер ул. Сокландыра бу өлкәннәр!!!
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев