Казанда Яңа ел зур салютсыз булачак
Казанда быел, алдагы еллардагы кебек үк, традицион Яңа ел салюты булмаячак
Шәһәр Башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр шәһәрдә янгынга каршы махсус режим кертелә, ул пиротехниканы торак йортлар һәм кешеләр җыела торган урыннар янында куллануны чикли.
«Шәһәр башкарма комитеты беркайчан да Яңа ел салютын уздырмады һәм быел да моны оештырырга планлаштырмый», — дип билгеләп үттеләр ведомство вәкилләре. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, быел фейерверклардан Мәскәү җитәкчелеге дә баш тартырга карар кылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев