Күӊел күзе (Ахыры)
Бу кайгыны ул үзе дә, әнисе белән мин дә бик авыр күтәрдек. Еллар уза торды, дәвалануның бер нәтиҗәсе булмады. Шуннан соң мәчеткә йөри башладым, намазга бастым, төннәрен исә елый-елый дога кылып, Аллаһка ялвардым...
Егетнең шушы кыланмышларына моңарчы әллә ни игътибар итмәгән әти кеше бу юлы торып басты да:
- Ярар, улым, бик хуп, болай яңгыр яуган чакта ачык тәрәзә белән бару бик килешмәс, әнә апага да суык тиюе бар, әйдә, утыр әле урыныңа, - диеп, тәрәзәнең ачылган өлешен ипләп кенә ябып куйды. Шуннан соң абзый, бәдрәфкә барып киләм, дип чыгып китте, егет исә апа янындарак утырды да, ике кулын өскә чөеп алып, нәрсәдер пышылдый башлады. Бераздан алга таба иелеп, рөкутъ-сәҗдәне алыштыручы хәрәкәтләрне кыла башлагач, мин: «Сөбхәнәллаһ! Бу бит намаз укый...» - дип гаҗәпләнеп уйлап куйдым. Әмма Тәнзилә апа моны белми иде. Җилкәсе өстеннән генә шик вә куркуны чагылдыручы карашын егет тарафына төбәп, ул тавыш-тынсыз гына утыргычның почмагына шуышты.
Егет намазын укып бетерүгә, купега әтисе килеп керде.
- Әлхәмдүлилләһи, шөкер! Менә тәһарәтне дә яңарттым, - диде ул канәгать тавыш белән. Аннан соң безгә дәшеп, йомшак кына тавыш белән, гафу үтенгәндәй, әйтте:
- Инде ачуланмассыз, без намаз укучы кешеләр, мосафирлар буларак утырып кына икенде намазын укып алмакчы идек.
- Әти, ә мин инде укыдым, - диде егет, күзләрен сөенечле ялтыратып. - Тәһарәтем бар иде, шуңа күрә укып куйдым, әлхәмдүлилләһ...
- Ярый, улым, син, алайса, урыныңа менеп ят та, бераз ял итеп ал, бүген йокламадың да диярлек... - дип, абзый өстәге киштәнең урын җирен рәтләп куйды. Улы өскә менеп урнашкач, абзый намаз укып алды, аннары тәсбих тартты. Ул арада егет инде йокыга талган иде.
Үзе өчен бик сәер тоелган шушы хәлләрдән агарынып беткән Тәнзилә апа, бармагы белән өстәге киштәгә күрсәтеп, каршысында утыручы абыйга әкрен генә, пышылдап диярлек, дәште:
- Күптән шулаймы?
- Ничек шулай? - диде абзый, ханымның соравын аңлап бетермичә. Тәнзилә апа ике кулын баш турысына күтәреп, бишбармаклап чигәсе
тирәсендә әйләндергәләп алды:
- Ну, тумыштан шундыймы, әллә соңрак берәр хәл булдымы?
- Ә-ә... Юк, тумыштан түгел. 14 яшеннән шулай булды.
- Харап икән... - дип ысылдавын дәвам итте апа. - Берәр чарасын күрдегезме соң? Дәвалап карауны әйтәм... Хәзер бит Мәскәү, Питербургларда яхшы белгечләр бар, диләр. Анда булмаса, хет чит илгә алып барасы иде...
- Башта Казанда, аннары Мәскәүдә консультацияләрдә булдык, бик зур белгечләр, профессорлар карады улымны, нәтиҗәдә, иң яхшысы - Чабаксардагы Фёдоров клиникасында операция ясату, дип киңәш бирделәр безгә табиблар, - диде абзый.
- Ә причум монда Фёдоров клиникасы? Ул бит күзне дәвалый торган бульнис, ә сезнең малай...
Тәнзилә апа әйтергә теләгәнне абзый аңлап бетердеме-юкмы -әйтүе кыен, ләкин бирелгән сорауга җавап шундый булды:
- Улыма хәзер 24 яшь. 14 яшендә, каты авырудан соң өзлегеп, аның күз күрүе бик начарайды. Ни генә эшләп карамадык - файдасы булмады, һәм улым тулысынча сукырайды. Тумыштан сукыр булу - бер хәл, ә бу очракта бит - әле күптән түгел иптәшләре белән футбол уйнап йөргән үсмер малай, дөнья матурлыгына сөенеп яшәгән чагы... Бу кайгыны ул үзе дә, әнисе белән мин дә бик авыр күтәрдек. Еллар уза торды, дәвалануның бер нәтиҗәсе булмады. Шуннан соң мәчеткә йөри башладым, намазга бастым, төннәрен исә елый-елый дога кылып, Аллаһка ялвардым... Улым да намаз укый башлады, «зинһар, күз күрүемне кайтар», дип Аллаһтан ихлас күңелдән сорады. Баштарак мин дә чит илләрдәге клиникаларга зур өмет багладым, ә шифасы үзебезнең илдә, Чабаксарда табылды. Бер ай элек улыма операция ясадылар. Бик уңышлы булды ул операция. Хәзер уйлыйм: нигә шушы нәтиҗәгә элегрәк ирешә алмадык икән? Фикер йөрткәннән соң, үз-үземә җавап та бирәм: чөнки Аллаһы Тәгалә безне шулай сынаган һәм гыйбадәтләребез бәрабәренә безне бик сөендергән. Улымның үзен шулай тотуына сез аптырагансыздыр, ләкин аны гаеплисем килми: дәваханәдән бүген генә чыктык, һәм 10 ел якты дөньяны күрмәгәннән соң, ул шул дөнья белән әле яңа гына танышып килә...
Тәнзилә апа, күз карашын идәнгә төбәп, сүзсез калды. Ә мин исә, ирексездән, өске киштәдә йоклап яткан егеткә күз салдым: ирен читләрендәге елмаюыннан аның ниндидер матур, гаҗәеп төш күреп ятуын аңлап була иде. «Әнисе белән очрашканын күрәдер... Ә, бәлки, бүген купе тәрәзәсеннән күреп алган ике аккош төшенә кергәндер... Шуларны үзе һәм булачак хәләл җефете белән тиңләп, шушы киң, искиткеч гүзәл дөньяда бәхетле яшәүләрен күз алдына китергәндер... Йә, Аллаһ...».
Аннары почмакта посып утыручы ханымны исемә төшереп, шунысын да уйлап куйдым: инде гомер иткән шушы татар апасының күзе күрсә дә, ул әлегә кадәр үз Раббысын тапмаган, Аңа таба бер адым да ясамаган. Ә шушы яшь егет, күзе дөм сукыр хәлдә булуына карамастан, Раббысын таба алган. Чөнки аның маңгай күзе күрмәсә дә, күңел күзе ярдәмендә ул туры, дөрес юлны күргән һәм, Аллаһның җитәкчелеген кабул итеп, Аңа ихлас мөрәҗәгать итү бәрәкәтендә зур бәладән имин булган...
Поезд тизлеген әкренәйтеп, туктый башлады. «Бу нинди станция икән» дип, без өчәүләп башларыбызны тәрәзәгә таба бордык. Мин перронда кешеләрнең күп булмавына һәм, коерыкларын болгый-болгый, берничә этнең бер-берсе белән уйнавына игътибар иттем.
- Кая, энем, ач әле тәрәзәне! - дип кинәт дәште миңа Тәнзилә апа. «һава җитмидер» дип, мин, апаның гозерен үтәп, тәрәзәне ачып
җибәрдем. Шул мәлдә Тәнзилә апа өстәлдә яткан колбасаны алды да, перронда бөтерелеп торган этләргә ыргытты. Шуннан соң башын тышка чыгарып, күтәренке тавыш белән кычкырып җибәрде:
- Мәгез, мәхлуклар, сыйланыгыз әле! Сезгә хәләл белән хәрамны аеру кушылмаган. Ә менә безгә, адәмнәргә, боларны аеру кирәк, чөнки Аллаһы Тәгалә шулай куша. Белдегезме, мәхлуклар? Ә? Аллаһы Тәгалә шулай куша!
Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире «Шура» журналы, 2017 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев