Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Кешенең тамагы тук, өсте бөтен, ә күңеле тыныч түгел…»

Менә, энем, синең игътибар иткәнең бар микән, бозылды бит хәзер һава торышы. Әллә ниндигә әйләнде ул, һич кенә дә аңлап бетерерлек түгел. Элек алай булмый торган иде. Кыш җитә икән, алдан ук белеп торасың – кар, боз, салкын. Җәен – кояш, җылы яңгыр, ягымлы җил.

Көннәре нинди булса да, һава торышы ягымлы иде, ул кешегә яшәргә, эшләргә ярдәм иткән шикелле иде. Әйтик, печәнгә төшәр алдыннан атна-ун көн тирәсе яңгыр була да, чапкан вакытта туктап тора. Болар шыбыр тиргә төшеп интекмәсен дигәндәй, кояш та нурларын тыебрак сибә, җиле дә назлап кына исеп тора. Печән кибәргә дә әйбәт, эшләргә дә уңайлы. Җыеп алгач, тагын яңгырлап ала. Чөнки печән белән генә эш бетми, игеннәрне дә үстерергә кирәк. Урак вакытында тагын матур көннәр башлана. Һава торышы элек кешегә ярдәм итәдер кебек иде. Хәзер әллә нишләде ул, бер дә аңлап бетермәле түгел.

Элек җәмгыятьтә дә ниндидер даимилек, мантыйк була торган иде бит. Менә син мәктәптә яхшы укысаң, институтка керәсең, анда үзеңне әйбәт күрсәтсәң, яхшы эш урыны табасың. Эшеңдә уңыш казансаң, зур кеше буласың. Кем баласы гына булсаң да, нинди генә сазлыктан чыксаң да, үсәргә мөмкинлек бар иде. Хәзер алай түгел. Әнә, минем оныгымның таныш егете ике институт бетергән, бер юньле эшкә урнаша алмый. Ике институт тәмамлап, бер эш таба алмый йөрү кеше башына сыярлык хәл түгел иде элек.

Илләре дә тыныч иде аның. Хәзер кая карама сугыш-талаш, кая карама – канәгатьсезлек. Кешенең тамагы тук, өсте бөтен, ә күңеле тыныч түгел. Нидер җитми тегеңә, нәрсә җитмәгәнен үзе дә белми, тик җиткерергә тырыша. Шуннан канәгатьсезлек килеп чыга. Әллә, мәйтәм, җәмгыятьтәге шушы үзгәрешләргә дә һава торышы сәбәпче микән? Һава торышы кебек, бәлки, адәм баласының табигате дә үзгәрә торгандыр.

Аптырап кына әйтәм инде. Өченче көн менә кояш кыздырды. Бакча казырга дип чыккан идем. Кайда анда җир казу кайгысы. Бөтен дөньяны бораулый кояш нуры, һаваны көйдерә, сулышка аркылы ята. Нинди эш эшләү анда, тик кенә басып торсаң да хәлеңне ала. Бераз шулай селкенеп йөрдем дә, кереп яттым. Бер хәлем дә калмады. Өйгә кергәч тә җаным тәнемә сыймыйча йөрдем әле. Ни ятып тынгы табалмыйм, ни эшкә тотынырлык рәт юк. Элек бит ул кояш нуры күңелгә үтеп керә дә, бар дөньяңны яктыртып, җылытып җибәрә, үзеңне дә балкыта торган иде. Хәзер әллә нишләгән ул.

Кичә салкын җил булды. Әллә нинди зәхмәтле нәрсә исә шунда, бөтен дөньяны урыныннан кубарып алып башка җиргә күчереп куярга теләгән кебек кылана. Күршенең салам эскертен безнең бакчага ташлап бетерә язды. Ачык торган капка-ишекләрне каерып ыргытты. Нинди эш эшләмәк кирәк андый вакытта?! Коймага тотына-тотына тышка гына чыгып кердем дә ишекне келәләп куйдым. Минем кебек арык гәүдәле адәмне очыртып алып китәргә дә күп сорамас, Алла сакласын. Синең аша үтәли исәргә теләгәндәй кылана бит ул. Янгын-фәлән килеп чыкмасын, дип, мичкә ягарга да куркып утырдык.

Бүген менә болыт томалаган. Ни явып китми үзе, ни таралмый, бөтен сөякләрне, буыннарны сызлатып тик тора. Сызлау гына булса, әллә түзәргә дә тырышыр идең әле, бу бит күзне томалый торган болыт, күңелне томалый торган. Бөтен якты уйны куып җибәрә, әйбәт теләкләрне, ягымлы хисләрне өркетә. Юньле кешенең газраилы да шушы хәтле котсыз булып килмидер. Бу сине тәмугка алып китәргә дип килгән шикелле. Алай гына да түгел әле, тәмугны өеңә китереп биргән кебек. Чын менә, үзеңне бөтен галәмдә япа-ялгыз калган кебек тоярга мәҗбүр итә. Янда ярый карчык бар әле әйткәләшеп алырга. Ялгыз булсаң, акылдан шашарга да ерак түгел.

Яңгыр яуса да бик рәхәт түгел инде. Салкын булып ява бит ул хәзер. Элек өйрәнчек бала пианинода уйнаган шикелле тәрәзә төбендә тыпы-тыпы көй чыгарып кына утыра торган иде. Хәзер үче бар адәм сыман бәрә тәрәзәгә, ватып кереп, кыйнап чыгарга теләгәндәй кылана. Җиңгәң кайчак пәрдәләрне дә тартып куя. Мин дәшмим инде. Мондый чакта бик  батырланып утырып булмый. Кайчагында бар дөньясына пәрдә тартырлык булам үзем дә.

Әллә нишләде бу һава торышы. Кайчагында бер тәүлек эчендә меңнәрчә кыяфәткә кереп ала бит ул. Менә без кайбер сәясәтчеләр турында: «Иртәнге әйткән сүзе кичкә ярамый», – дибез бит инде. Һава торышы да шулай. Кайчагында берничә сәгать эчендә әллә ниләр кылана. Әле әйбәт дигән көннәре дә адәм аңларлык түгел. Көне буе кыздыра, мәсәлән, җәйге челләдә. Кояш баттымы – сөягеңне сындырырлык салкынгә әйләнә. Элек бит бер дә болай булмый торган иде. Бик арып киткән чакларда, җиргә ятып, йоклап та ала торган идек. Өшеми идек. Йокларсың менә хәзер. Кайчагында мичкә ягып, өйне җылытмасаң, юрган астында да калтырата.

Әллә нишләде хәзер һава торышы. Элек әйбәт иде. Мин моны яхшы белеп әйтәм, туксан ел буе күзәттем.

Марат Кәбиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күңеле тыныч түгел