Ренат Харисның «Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт -иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып» дигән шигырь юллары әйтерсең Резеда Сәләхиевнага атап язылган күк. Матур эшләре, изге гамәлләре белән күпләр күңелендә урын алган, алай гына да түгел, бик күп райондашларыбызның рәхмәтләренә төренеп яшәгән Резеда Гаязова хакында язарга алынуым...
Резеда Сәләхиевнаны районыбызда белмәгән кеше юктыр. Булса да бик сирәктер. Чын укытучы, чын тәрбияче ул. Аның белән очрашкан яки эш буенча аңа мөрәҗәгать итәргә туры килгәннәр алдарга бирмәс. Моның кадәр олы йөрәк, ярдәмчел булу, башкалар өчен ихластан кайгыру (монысы хәзерге заман өчен ят гамәл) каян килгән соң аңа?
Сосна авылында Бәдәр апа һәм Сәләхетдин абзый гаиләсендә Фәрит, Фәридә, Илфат өчен бик кадерле төпчек булып дөньяга аваз салган Резеда кечкенәдән максатчан булып үсә. Шул максатчанлыгы аны тормышта үз юлын табарга терәк була. Әмма моңа кадәр әле аңа мәктәптә укып белем аласы, һөнәр үзләштерәсе, тормышка чыгып үз газизләрен сөясе, әле алай гына да түгел, ятим баланы үз гаиләләренә сыендырып, чит-ятка да ана назы бүләк итәсе бар. Кыскасы, үз балаларына матур тәрбия бирүдән тыш, районыбыздагы тәрбия юнәлешендә дә үзеннән зур өлеш кертеп, аны камилләштерәсе, хезмәттәшләре белән кулга-кул тотынып эшләп, матур үрләр яулыйсы бар. Алга китеп шуны әйтәсем килә, Резеда Гаязова кайларда гына эшләсә дә, хезмәтенең төп асылын тәрбия тәшкил итә. Ул булмасын мәгарифтә, ул булмасын җәмгыятьтә.
- Баланың һөнәр сайлавында аның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүе бик зур йогынты ясый. Мәктәптә яхшы укучы булганлыктан, класстагы үзем шикелле тагын дүрт кызга начар укучы малайларны беркеттеләр, без аларны исә мәктәптә кичкә кадәр укыта идек, - дип искә ала парта арасында ук мөгаллимлек эшенең бар нечкәлекләрен үз җилкәсендә татыган Резеда апа.
Әнисе дә укытучы булганлыктан, әлеге һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен кечкенәдән белеп үсә Резеда. Әнисенең туганнары да мөгаллимнәр. Инде бүген бертуганнарының балалары да районыбызның төрле мәгариф учреждениеләрендә игелекле хезмәт башкаралар.
Мәктәпне тәмамлагач, туп-туры Арча педучилищесына юл алган Резеда әлеге уку йортының язмышында зур роль уйнавын, мөгаллимнәр биргән ныклы белемнең тормыш өчен көчле корал икәнен горурланып сөйли.
Урта һөнәри белем алган кыз ярты юлда тукталып калмый. Югары белем алу өчен Казанга килгән авыл кызының бөтенләй башка юнәлеш алып финанс институтына укырга керүе беренче карашка аптырашта калдырса да, еллар үткәч ул:
- Икътисадый белем алуым экономист, бухгалтер булып эшләгән елларымда гына түгел, мәгариф системасында эшләгәндә дә зур ярдәм итте. Башкарасы эшләремнең экономик, финанс ягын да күзаллый алуым хезмәтемне күпкә җиңеләйтте, - диячәк.
Югары белем алган дипломлы яшь белгеч юллама белән ул чактагы Дөбъяз районының «ПМК» оешмасына баш экономист булып эшкә кайта. Беренче эш көннәреннән үк үзен белемле, киң эрудицияле итеп күрсәткән Резеданы коллектив бик җылы кабул итә. Әмма тормышка чыгу сәбәпле, Балтачка кайтырга туры килә. Биш малайлы нигезгә беренче килен булып төшә Резеда.
- Тәрбия эше тормышка чыккач та читләтеп үтмәде мине. Малайларның һәрберсен өйләндереп, киленнәрне тормыш тәрбиясенә өйрәтүдә дә мөгаллимлек һөнәрен эшкә җигәргә туры килде, - дип шаярта Резеда ханым.
Тормыш иптәше Фәргатьнең яңа гына кулына диплом алып, колхозда мал табибы булып эшли башлаган еллары ул. Резеданы РТСка экономист итеп билгелиләр. Гаилә сөенечләрен арттырып, кызлары Регина дөньяга аваз сала. Декрет ялыннан чыгышка Сосна мәктәбендә эш тә була үзенә. Менә шул чордан тәрбиянең үзәгендә кайный башлый ул. Тынгы белмәс Резеда ул чакта эш юнәлешләре сорап та, идеяләр тәкъдиме белән дә РОНО ишеген күптапкырлар шакый, чөнки комсомол, пионер таралып, үле бер тынлык хакимлек иткән чор була ул. Җитәкчелек тиз күреп ала. Пионерлар йортына директор итеп чакыралар, ә ул исә икеләнмичә риза була. Республика күләмендә бик күп чараларда катнашып, әлеге эш юнәлешләрен районда башлап җибәрүдә армый-алмый хезмәт итә башлый. Районда иҗат концертлары дисеңме, «Дуслык учаг»ын яңарту һәм аны элеккеге кебек лаеклы дәвам итү өчен күпме көч, сабырлык кирәк булганын ул үзе генә белә. Эш барышында авыр минутлары күп булса да, зарлануны белми ул, зур өмет белән башланган эшнең, матур нәтиҗәләр белән тәмамлануын күреп, тагын да яңа үрләр яуларга стимул ала. Болардан тыш, ятим балалар белән эшләү юнәлешендә дә Резеда Сәләхиевна тырышлыгы нәтиҗәсендә күләмле эшләр башкарыла. Язмыш кыерсытуларына дучар булган сабыйларны гаиләләргә урнаштыру, аларның киләчәк язмышларын кайгырту, дәүләт ярдәмнәрен юллап алу мәсьәләләрендә башкарган хезмәтләре бәяләп бетергесез.
Ата-ана назыннан мәхрүм булган сабыйлар белән күзгә-күз очрашкан саен «берсенә генә булса да ярдәм итә алсам икән» дип өзгәләнә торган була ул. Һәм тәвәкәлли. Тормыш иптәше Фәргать белән киңәшләшкәннән соң, Регина белән Динәгә иптәшкә бер малай алып кайталар. Бер авыз сүз татарча белмәгән Сашаны тормыш канунарына Гаязовлар бердәм булып өйрәтә. Нәни Динә сеңелкәше буларак сырпаланса, Регина яшьләрчә, Резеда апа әниләрчә сак кына, Фәргать абый аталарча нык итеп тәрбияли. Әлеге сынауларны зур сабырлык белән үткән Гаязовлар бүген инде оныклар сөя. Мәктәпне тәмамлагач, Саша һөнәр алып, армия хезмәтен үтеп кайта. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда яши, Соснага да эзне суытмыйлар. Регина исә югары белем алып, юрист булып эшли. Динәләре Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныфында белем ала.
- Мин сәләтле укытучыларда белем алуым, алдынгы карашлы җитәкчеләр белән эшләвем, туганнарымның янәшәдә булуы, эшемне яратып башкаруым, аннан тәм табып яшәвем белән бик бәхетле. Ә тормышта иң зур терәгем ул гаиләм. Әти сүзе бездә канун. Шуңа да барыбыз да ул каршы килмәслек итеп яшәргә тырышабыз, - ди Резеда апа.
Менә шуның белән дә ул чын мәгънәсендә матурлык үрнәге. Нинди генә урыннарда эшләсә дә, ул һәрчак янәшәдәгеләр өчен гади булып калды һәм шуның белән хөрмәт һәм дан казанды.
Нет комментариев