Хатынның әнисенә кем дип дәшәргә?
“Безнең якта хатынның ата-анасына әти-әни дип әйтәләр, мин дә шулай дип әйтермен”
Беркөнне эштә кияү кеше хатынының әти-әнисенә ничек эндәшергә тиеш дигән сорау туды. Күпчелек җирдәге кебек, безнең якта да “әби-бабай” дип эндәшәләр, минем ирем дә әти-әниемә шулай әйтә иде, кызганыч, алар бу дөньяда юк инде. Әнием олы яшьтә булса да, минем аңа “әби” дип әйттерәсем килми иде — әниләр һаман яшь кебек бит алар, бер дә картайтасы килми. Тик руслар “бабушка-дедушка” димиләр, “тесть-теща” дип сөйләшәләр бит, бездә бу кадерле кешеләрнең чын татарча исемнәре юк микәнни дип интернетка кереп караган идем, юк икән, “әби-бабай” дию киң таралган. Телебез шундый бай, югыйсә... Кыз кияүгә чыкканда миңа 41 тулган гына иде әле. Кияү кызга: “Безнең якта хатынның ата-анасына әти-әни дип әйтәләр, мин дә шулай дип әйтермен”, — дигән. Ирем белән мин: “Без — әби белән бабай”, — дип әйттек. Кияү шулай дип дәшә дә. Хәзер уйлыйм: бездә эгоизмның бер төре булгандыр инде. Улымның да бездән кала тагын кемгәдер “әти-әни” дип эндәшүеннән куркып калдык димме... Кодабыз — кияүнең әтисе үлеп киткәч, ул кызга: “Ичмасам, бабайга да әти дип әйтмәдем бит, шул сүзне әйтер кешем бөтенләй калмады...” — дигән. Өйләнергә йөргән улыма хәзер: “Булачак кодалар яшь кешеләр, аларга әти-әни дип әйтерсең”, — дим. Әти дә, әни дә бер генә булырга тиеш инде, уйлап карасаң, үзеңне тудырып-үстергән кешеләрдән башка тагын кемнәргәдер “әти-әни” дип эндәшү дөрес тә түгел кебек. Тик, борынгылар шулай хәл кылганнар икән, димәк, шулай кирәк булган. Элек-электән килгән йоланы үзгәртеп, “мөгез чыгару” ярамый. Алайса хәзер каенана-каенатасына ни тегеләй, ни болай эндәшмәүче киленнәр, әбисе белән бабасына кем дип тә әйтмәүче кияүләр яки “сез” дип сөйләшүчеләр дә күренгәли. Гомер-гомергә килгән тәртипне сакламасак, “тесть-теща”ларга әйләнүебез дә бик ихтимал, Аллаһ сакласын.
Илсөяр ШӘРИПОВА
Питрәч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев