Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Хезмәт" бүләген иясенә тапшырды (+фото)

Җиңүчебез Нөнәгәрдән Дамир Гариповның бүләген Балтачта яшәүче бертуган абыйсы Камил Гарипов килеп алды.

Дамир абый үзе килалмады, иртәгә Киров ягында хезмәт итүче улы янына барырга җыена икән. Рәхмәт, туганчылыклы Камил абыйга, энесе әйтүгә, тыгыз эшен калдырып, килеп тә җитте.
- Миңа инде 60 яшь, бер елны да "Хезмәт"кә язылмыйча калганыбызны хәтерләмим, - ди Дамир ага.- Үзем озак еллар участок мал табибы булып эшләдем. Газетаның бер битен дә калдырмый укып чыгам, балачактан бирле яратып алдырам. Рәхмәт, "Хезмәт", куандырганың өчен, иганәче, "Новинка" хуҗасы Марат Шәмсиевка да рәхмәт.
Иртәгә менә юлга кузгалам, иптәшем һәм кызым белән "Мирный" бистәсенә юл алам.
Исән-сау йөреп кайтырга язсын, Дамир ага! Солдат егетләребезгә туган якларыннан кайнар сәламнаребезне житкереп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев