Холестеринны ничек төшерергә?
Майлы ит яратабыз шул.
Табиб-кардиолог Ольга Молчанова иммунитетны ничек ныгытырга һәм организмны йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан ничек саклау турында файдалы киңәшләре белән уртаклашты.
Холестерин майлы иттә бик күп.
Ә менә йомыркаларда зарарлы май булса да, продуктта лецитин да бар. Ул холестеринның канда калмавына, ә органнарга һәм тукымаларга үтеп керүенә ярдәм итә. Чөнки, билгеле булганча, холестеринның артык күп булуы гына түгел, ә аның җитешсезлеге дә куркыныч.
Шуңа күрә көн дәвамында бер йомырка, 12 грамм атланмай ашарга ярый. Яки 80 грамм сыер бавырын. Әмма шуннан артык түгел.
Кандагы холестерин дәрәҗәсенең кимүенә гади һәм арзан продуктлар куллану да ярдәм итә. Болар - солы, алма, цитруслар, сарымсак.
Фото: вс-63.рф
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Holesterinni-nichek-t-shererg-394955/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев