Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Кили тавыклары басмадан су эчә

Урман, тау битләре, чут-чут килгән кошлар тавышы … Кили авылы шундый серлелеге белән каршы алды.

Бу көнне кояш нурлары да уйнаклашып, табигать гүзәллеген махсус ача кебек иде. Әлеге авыл белән танышуым урман хуҗалыгы бинасыннан башланды. Аның яртысында урманчылар, ә яртысында экологлар урнашкан. Язның уянып кына килгән мәле булса да, яшеллек хөкем сөрә инде монда. Лесная дип аталучы әлеге урамда 5 хуҗалык бар, анда яшәүчеләрнең бөтенесе дә урман хуҗалыгының үзендә эшлиләр. Авылда барлыгы 116 хуҗалыкта 355 кеше яши.

Иң беренче бу җирлектә күземә ташланганы чисталык булды. Зират тирәләре дә ялт иткән, урам эчләрендә дә чүп-чар күренми. - 2010 елда зират киңәйтелеп, коймалап алынды. Авыл халкы бик актив бездә. Зиратны төзекләндерүгә дә үзләре акча җыйды, - ди Рамил Галимов. Узган ел урам башларында урнашкан чишмәләр дә төзекләндерелгән, аларны да килилеләр үз акчаларына эшләткән. «Ногман бабай» дип аталганында миңа да булырга туры килде. Бик матур җирдә урнашкан әлеге чишмә башта тау артында урнашкан булса, Тукай урамында яшәүче ир-атлар көче белән ул йортларга якын җиргә күчерелгән. Хәзер исә хатын-кызлар керне дә шунда чайкый, зуррак савыт-сабаларны да юа ала. Хәтта бу тирәдәге тавыкларны да басмадан гына төшеп су эчә диләр, тик бу хикмәтне үземә генә күрү насыйп булмады.

Авылда халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә бер кибет һәм тегү цехы эшли. Гөрләп эшләп килүче мәктәп-балалар бакчасы комплексы һәм клублары бар. Халыкның мәчеткә тартылуы да елдан-ел арта икән. Бу юнәлештә иң зур эшне Сөнгатулла Хәбибуллин башкарган. Өч ел ярым имам булып тору дәверендә ул мәчеткә су кертү һәм чыгару эшләрен башкарган, тәһарәтнамәләр дә булдырган. Бүгенге көндә мәчеттә даими рәвештә Коръән һәм корбан ашлары үткәрелеп тора. Сөнгатулла бабайның сәламәтлегенә бәйле сәбәпле әлеге эшен дәвам итә алмавы авылны имамсыз калдырмаган, бүген анда Мәгърүф Мөхетдинов 5 вакыт намазга өндәп азан әйтә. Авыл кешеләренең дини булуларын бер вакыйга аша җиткерәсем килә. Тимирязев исемендәге хуҗалыкка керүче әлеге авылда элек дуңгыз асраганнар. 2011 елда аларны бетергәннән соң килилеләрнең бер дини кардәшләре мәчеттә хәтта шул уңайдан Коръән ашы да укыттырган. Бу кешенең әлеге адымы авылдашлары арасында бик хуплап алынган.

Авыл белән танышып йөргән вакытта аның күркәм халкы белән дә аралашып алдым. Килилеләр бернәрсәдән дә зарланмый, шөкер итеп яши белүчеләр. Гөлсәнирә Ганиева да тормышларының тыныч булуына сөенеп: «Урамыбыз белән бик тату яшибез, туганнар кебек», ди. Эшсөяр халкы да мактауга лаек әлеге авылның. Күпчелек кеше мал-туар асрап яши. Хуҗалыкларында 3-4 сыер асраучылар да бар. Үз эшләрен җәелдерүчеләр белән дә очрашу насыйп булды. Илһам Шәрәфиев тимердән гүзәллек коючы кеше. Эретеп ябыштыручы булып эшләгән Илһам хезмәт куя торган оешмасында эше беткәч югалып калмый, тимердән төрледән-төрле эшләнмәләрне йорт тирәсендә эшләргә алына. Авылларындагы капка-койма, ялды, эскәмияләр аның кулы белән эшләнгән. Шулай ук иске тәгәрмәчләрдән аккошлар да «җанландырып» кую остасы ул. Ә рәсемдә сез Илһам Шәрәфиев ясаган сәпидне күрәсез, гөлләр өчен махсус эшләнгән ул. Эретеп ябыштыручының күршесендә генә техника «җене кагылган» әтиле-уллы Илгиз һәм Илшат Әхәтовлар яши. Алар исә төрле җирләрдән кирәкле запчастьләрне табып, иске тракторларга яңача «җан өрүчеләр» икән.

Үз авылларына, ә димәк киләчәкләренә битараф булмаган халык яши монда. Үзара гел тату-дус булып яшәгәндә генә һәрбер эштә уртак фикергә килеп эшләп, яшәп була шул ул.

Пүскәннең йозак салынган ишекләре каршы алды

Әйе, чыннан да күңелне тырнап куйды әлеге күренеш. Кайчандыр гөрләп эшләп торган мәктәп тә, клуб та хәзер «Рәхим итегез» дигән язулары белән бергә йозаклы ишекләре белән каршы ала. Әлбәттә, әлеге хәл авыл халкын да борчымый түгел. - Иртәнге алтыда уятып автобуска чыгарып җибәрергә кирәк үзләрен, сумка кадәрле генә балаларыбызны жәлләсәк тә, бернишли дә алмыйбыз. Автобуста йоклап та киткәлиләр икән, - дип зарларын җиткерделәр әниләр. Шулай ук бүгенге көндә иң борчыганы - ул су мәсьәләсе. «Өй астыбыз тулы су безнең, тик безгә барыбер җитми», дип көлке аша җиткерә алар үз проблемаларын. Дөрес, җитәкчелек килеп чыккан әлеге вәзгыять өстендә эш алып бара, тик сыйфаты ягыннан әйбәт суга әле дә тап булмаганнар.

Яшьләр урамы белән каршы алучы Пүскән авылында 64 хуҗалык бар. Халкы эшчән һәм тырыш. Үзара җыелучы салым акчасына карата да фикерләре уңай, чөнки нәтиҗәсен күрәбез диләр. Әлегә авыл юлларына тулысынча таш түшәлмәгән, тик быел ук бу мәсьәлә дә чишелешен табачак. 2016 елның үзсалым акчасы шунда керәчәк. Кризис дип тә тормый авыл кешесе, көннәр матураю белән йорт җирләрен торгыза башлый. Мал-туар асрап, шуның хисабына да җитеш тормышта яшәп булганына инанган пүскәнлеләр.

Нормабаш урамнарында тынлык хөкем сөрә

Килидә дә, Пүскәндә дә авыл урамнарында кеше очратмый калмадык. Ә менә Нормабашта тынлык урнашкан. Алай да яңа төзелгән ФАПларыннан кеше өзелмәде. Әллә авырып китүчеләр күбәйгәнме дип кызыксынып, медпункттан чыгып килүче Һади абыйга дәштем. - Йөрәк какшап китте шул әле. Яшь кенә булса да Нормада эшләүче участок табибәбез Гөлшат Рәшитовна барысын да белә, шуның ярдәме белән хәлем уңайланып килә, - диде ул. Гомере буе шәһәрдә яшәп, картлык көнен тынычлыкта үткәрергә теләп, тормыш иптәшенең туган ягына кайтып төпләнә алар. Авылдагы бөтен әйбердән дә канәгать булуын белдерде Һади бабай, иң мөһиме быел юлларны гына рәтләп бетерә алсалар иде дип борчыла ул.

Нормабашның йөзек кашлары булып авылның үрнәк гаиләләре торалар. Мәсәлән, Лилия һәм Фәрит Галиповлар. Әлеге күп балалы, җыр-моңга гашыйк, тәртипле һәм тыйнак, хезмәт сөючән һәм ярдәмчел гаилә республика күләмендә үткәрелеп килүче конкурсларда да катнашып, җиңүләр яулап кайта. Алар үзләренең иң яхшы сыйфатларын балаларында булдыру өчен зур эш алып бара. Әти-әни үрнәгендә тырыш һәм игелекле булып үскән Рәмзис, Илүзә һәм Ислам киләчәктә газизләре өчен төп таяныч булырдай кыз һәм уллар.

Җәмгыятьнең умарталыклары да биредә урнашкан, нормабашлылар да әлеге кәсепне үз итә, чөнки гаилә бюджетына акча мулдан керә.

Әлеге җирлектә яшәүчеләр күтәргән проблемалар күктән йолдыз алып бирүгә тиң түгел, үтәлерлек мәсьәләләр, бары тик җитәкчелек белән уртак фикергә килеп, әзрәк сабырлык күрсәтү генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250