Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киңәшчебез, остазыбыз һәм бик якын дустыбыз. Кем ул? (+фото)

Бүгенге тынгысыз заманда укытучы – иң кирәкле һәм четерекле һөнәрләрнең берсе

Бала күңеленә тәрбия орлыклары салу, төпле белем бирү, заманча укыту технологияләрен куллану - һәммәсе укытучыга йөкләнгән. Минем уйлавымча, укытучы таләпчән, белемле, изге күңелле булырга тиеш. Яраткан мәктәбемдә шундый сыйфатларга ия укытучыларның күп булуына сөенеп яшим мин.

Коллективта эшләгәндә хезмәттәшләр арасында иң якын дуслар була. Шундый дусларымның берсе – Норма урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гѳлназ Илсур кызы Фәйзрахманова белән таныштырып китәргә телим. 30 елга якын гомерен балаларга багышлаган әлеге укытучыны район укытучыларының күпчелеге тынгысыз, эзләнүчән, тормыш белән бергә атлаучы педагог буларак беләләр дип уйлыйм. Гѳлназ Илсуровнаның эш тәҗрибәсе белән башка төбәк укытучылары да «Мәгариф» журналы һәм «Ачык дәрес» газеталары, интернет сайтлар аша танышып бара. Ә аның Розалия Шәмсиевна белән тѳзегән милли тәрбия программасын без үзебезгә ярдәмлек итеп алдык һәм тәрбия эшчәнлегендә бик теләп кулланабыз.

Һәркемгә ачык йөзле, һәр кешенең: өлкән кешеме ул, укучы баламы, сүзен игътибар белән тыңлап, җылы сүзе, акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче хезмәттәшебез - үз эшенең чын остасы. Ул һәр баланың иҗади сәләтен, омтылыш-хыялын күреп алып, шуны үстерү өстендә эшли: балалар күзәтергә, эзләнергә, тикшеренергә, нәтиҗә ясарга, иҗади эшләргә башлангыч сыйныфтан ук өйрәнеп чыгалар. Шуңа күрә аның укучылары, мәктәпкүләм конкурсларда җиңеп, районкүләм, хәтта республика күләмендә дә алдынгы урыннарны яулыйлар.Үзе дә тѳрле һѳнәри бәйгеләрдә катнашып, җиңүләргә ирешкән укытучы шигырьләр язарга да ярата. Ә аның мәктәп тормышын яктырткан мәкаләләре һәм иҗат җимешләре «Хезмәт» гәҗитендә дә еш басыла.

Гѳлназ Илсур кызы – һәр эшне зур җаваплылык тоеп, тырышып башкаруы белән дә яшьләргә үрнәк ул. Дустымның документлары һәрчак тәртиптә булыр, ни генә сорап керсәң дә, кирәкле әйберне тиз генә табып бирер, беркайчан да йомышыңны кире какмас.

Мәктәптә эшләү дәверендә нинди генә кичәләр, нинди генә чаралар оештырмаган ул Гѳлназ Илсуровна. Бигрәк тә ата-аналар белән үткәргән гаилә бәйрәмнәре үзенә бер аерым кабатланмас, укытучының талантын һәм иҗади сәләтен ачык чагылдыралар. Менә шундый тырыш хезмәттәшебезгә без сокланабыз һәм аның эшчәнлеген үзебезгә үрнәк итеп алабыз. Киләчәктә дә Гѳлназ Илсуровнага, сау-сәламәт булып, армый-талмый безнең киңәшчебез һәм ярдәмчебез булып эшләргә насыйп булсын иде.

Хезмәттәше Эльмира Абдуллина

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәттәш