Көн туса - бәя арта, үз чиратында кесәгә "суга". Кеше өчен тормышта өч өлкә мөһим, болар: туклану, торак-коммуналь хезмәтләр һәм дарулар. Һәр тармактагы бәяләр үсеше халыкта ризасызлык тудыра.
Азык-төлеккә бәяләр арту турында соңгы вакытта еш телгә алына. Игътибар үзәгендә иң шау-шу тудырганы карабодай ярмасы, йомырка, икмәк һәм сөт-май продуктлары.
Бәяләр артуы турында дәррәү кубып шауласалар да, халыкның керемнәре артачак, дип сүз катучыны гына аяз көнне шәм яндырып эзләсәк тә табып булмый.
Бигрәк тә сәүдә нокталарыннан карабодай юкка чыгу, ә барлыкка килгәч, 2 яки 3 тапкырга бәясе арту хафага сала. Карабодай ярмасы тирәсендә шау-шу ноябрь аеның беренче көннәрендә үк башланган иде. Моңа илдә быел карабодайның уңышы былтыргыдан аз, менә күрерсез бәясе артачак, дигән имеш-мимешләр сәбәп булды.
Кешеләр запас җыеп калу нияте белән кибет киштәләреннән әлеге ярманы күпләп сатып ала башлады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исә, республикада карабодай бөтен кешегә дә җитәчәк, дип ышандыруын дәвам итә. Баксаң, бер кеше ел дәвамында якынча 3,5 килограмм карабодай ашый икән. Республика халкын тәэмин итәр өчен, димәк, 13,3 тонна карабодай кирәк, дип исәпләп чыгарганнар белгечләр. Кызык факт! Ә халыкның әлеге ярмага ябырылуын күргәч , көн дә карабодайдан ботка пешерәләр микән әллә, дип уйлап куясың.
Моннан 5-6 ел элек халык шушылай шаулап, капчыгы-капчыгы белән тоз җыйган иде. Килограммы 3-5 сум торган бу товарны 30-50 сумга кадәр артырганнары хәтердә. Барыбер бәясе төште, бүгенге көндә 1 кап тоз 8-15 сум тора. 2010нчы елгы корылыктан соң да азык-төлеккә бәяләр шактый "уйнаган" иде.
Шулай да кызыксынуым үзенекен итте, бистәдә халык күп йөри торган берничә сәүдә ноктасына мөрәҗәгать иттем. Казан юлы өстендә урнашкан "Форсат" "оптовый" складында сатучылар:
- Әле 1 ай элек кенә 1 килограмм карабодай ярмасын 19.50 тиеннән саткан идек, бәясе кисәк артты хәзер 55 сум 20 тиен тора. Соңгы көннәрдә күпләп сатып алдылар, - диделәр.
Ә үзәктәге кибетләрнең берсендә ул - 56, икенчесендә - 71 сум тора. 1-2 атна элек кенә бездә дә 45сум иде, - дип белдерделәр.
Бер кибеткә кереп сатучыдан, "Чыннан да карабодайга шулай кытлык зур булдымы?" дип сорагач, "Әле алай гынамы соң , бәяләр барыбер арта диеп, дөге, макарон, он, шикәр комын да күпләп алучылар булды", - диде.
Кибетләрдә йомырканың бәясе дә җәйге хакка караганда 15-20 сумга, ә сөтнең литры 18-20 сумга кыйммәтләнгән. Иң кызыгы - бәяләр күтәрелүенең төгәл сәбәпләрен белүче юк. Авыл халкы ашлыкка бәяләр күтәрелүгә бәйли, ә шәһәр җирлегеннән товар алып кайтып сатучылар йомырканың бәясе артуны Чистайда кошчылык фабрикасы ябылу белән аңлаталар. Хәзер район кибетләрендә уртача алганда, беренче категорияле йомырканың дистәсе - 56 сум, иң эреләре - 60 сум тора.
Бер танышым:
- Җәй айларында йомырканың 1 оясын 120 сумнан авылдагы туганнардан ала идек, көннәр суыткач, тавыклары салмый башлаган, хәзер кибеттән аласы булыр инде, әлеге продукция белән алдан запасланып куеп булмый шул, - диде.
Шикәр комы, он бәяләре дә шактый "үрмәләгән". Быел уңыш яхшы булды, дип мактансалар да, бәяләре кесәгә сугарлык. Кибетләрдән шикәр комының килограммын 41-46 сум аралыгында сатып алырга мөмкин.
- Дөрес, шикәрнең бәясен әз-әзләп кенә арттыралар, шуңа бик сизелми. 1 килограммы - 42 сум. Ә менә он шактый артты, 50 килолы капчыгы 1125 сум тора. Яңа елда бәяләре тагын артмас, диеп гарантияли алмыйбыз. Шул сәбәпле, кондитер эшләнмәләрнең дә хакы үсештә. Халык яратып ала торган "Здоровье" чәенең 250 граммлысы 92 сумнан 129га сикерде. Әлегә көн-күреш кирәк яраклары товарлары гына үзгәреш кичерми, - диделәр "оптовый" склад хезмәткәрләре.
Шулай ук Яңа ел алдыннан сыек майларга, дөге ярмасына, токмачларга, җиләк-җимешләргә дә бәяләр артачак, - дип белдерә районыбыз сәүдәгәрләре.
Даруханә челтәрләре дә өлгерләр рәтендә: "Дарулар соңгы кайтканда 15%ка артып кайтты", дип "сөенче"сен алырга ашыктылар.
Ә торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләр, гомумән, аерым тема. Утны, суны, газны гына өзмәсеннәр - бәяләре артса да, барыбыр түлибез бит. Чөнки аларын күпләп сатып алып куярга мөмкинлек юк!
Нет комментариев