Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Когалымавиа" самолеты кабат гадәттән тыш хәлгә юлыккан

5 ноябрьдә Санкт-Петербургтагы "Пулково" аэропортында тарттырган вакытта очкычның шассиена зыян килгән.

Очып китәр алдыннан самолетны бер урыннан икенчесенә күчерү өчен тарттырган вакытта экипаж әгъзасы кинәт тормозга баса, һәм очкычның "шасси стойкасы" сына. Пассажирларга очкычның төзексезлеге хакында хәбәр ителгәч, алар көлергә дә, еларга да белмәгәннәр.
Экипаж командиры Алексей Меднов "Пулково"ның авиация белгечләренә гадәттән тыш хәлнең йөртүче гаебе белән килеп чыгуын әйткән. Тикшерү бара.
Хәзер пассажирлар аэропортта очкычның рәткә китерелүен көтә.
Моңа кадәр Санк-Петербургтан Шарм-эль-Шейхка билгеләнгән "Когалымавиа"ның әлеге бәхетсез рейсы ике тапкыр кичектерелгән булган инде., дип хәбәр итә Интертат.ру.
Фото: http://www.avsimrus.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250