Кызның әти-әнисе аларның чакыруы буенча Энтузиастлар бульварына килгән коткаручыларга социаль челтәр аша рәхмәт әйткән.
(Яр Чаллы, 17 июль,
«Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча коткару хезмәте хезмәткәрләре балалар мәйданчыгындагы таучык баскычының тимер рәшәткәләре арасына башы кысылган өч яшьлек кызны коткарган. Бу хакта социаль челтәрдә хәбәр ителә.
Кызның әти-әнисе аларның чакыруы буенча Энтузиастлар бульварына килгән коткаручыларга социаль челтәр аша рәхмәт әйткән.
Аларның сүзенчә, әлеге хәл алар бала янында торганда килеп чыккан. Әти-әни баланың тимер рәшәткә арасына башын тыкканын сизми дә калган. Шалтырату буенча урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча коткару хезмәте хезмәткәрләре килгән. Алар тиз арада хәлне бәяләгән, кызны тынычландырган, башына саклагыч башлык кидергән һәм техник җайланма ярдәмендә чыбыкларны аерган.
"Кызыбыз еламады да. Әмма аңа бу сабак булгандыр, дип уйлыйм. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, әфәрин! Шәһәр тыныч йоклый ала. Безнең шәһәрдә геройлар бар! Сәламәтлек телим сезгә, сезне чакыру сәбәпләре аз булсын! » - дип язган әти-әниләр социаль челтәрдә.
Алар шулай ук урынга "Ашыгыч ярдәм" килгәнлеген дә әйткән, әмма аларның хезмәтләре кирәк булмаган
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев