Кредит процентлары төште
"Хөрмәтле редакция коллективы! Авыл хуҗалыгы банкы кредит процентларын төшергән дип ишеттек. Бу, чыннан да дөресме?
Әлеге сорауга җавап алу өчен "Россельхозбанк" җәмгыятенең Татарстан филиалы Балтачтагы өстәмә офисы җитәкчесе Кадрия Латыйповага мөрәҗәгать иттек:
- Чыннан да, безнең банк хуҗалык итүнең кече формуларына булышу максаты белән "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар (ЛПХ)" кредитының яңа процент ставкаларын билгеләде. Хәзер шәхси хуҗалыкны үстерүгә кредитны еллык - 14,9% ставка белән рәсмиләштерергә мөмкин. Моңарчы ул - 20,75% иде. Кредитны ике ел эчендә түләү шарты белән - 300000 сумга, биш елга - 700000 сумга кадәр алырга була. Әлеге кредитның өстенлеге шунда: төп бурычны түләгәндә ташламалы чордан файдаланып була һәм кредитның, билгеле бер максат белән алган очракта, процент ставкасы - 11% күләмендә дәүләт тарафыннан субсидияләнә. Гражданнарга кредит алу өчен документлар пакетын рәсмиләштерүдә хезмәткәрләребез ярдәм күрсәтә. Кредитның процент ставкалары турында тулырак 2-61-69, 2-62-58 телефон номерларына шалтыратып белешергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев