Лесхозда иң актив яшьләр җыелды, дип хәбәр итә «Саба таңнары» газетасы (17 апрель2014 ел)
12-13 апрель көннәрендә Лесхоз бистәсендә "Яшьлек мизгеле" исеме астында Районара яшьләр профильле сменасы үтте. Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр оешмасының Саба бүлеге оештырды. Монда Саба, Теләче, Балтач, Питрәч, Мамадыш, Кукмара, Арча, Балык бистәсе районнарының иң актив яшьләре җыелды. "Әлеге чараның төп максаты - авыл яшьләрен оештыру эшенә җәлеп итү, төрле проектлар өстендә эшләргә өйрәтү, авыл яшьләре арасында лидерларны барлау, аларда чын шәхес формалаштыру. Моның өчен без Казан каласыннан белгечләр чакырдык, алар төрле тренинглар үткәрделәр. Тренинглар, гомумән, уен формасында узды. Ләкин әнә шул уеннар гына да формалашып килүче шәхескә психологик этәргеч бирә, аларда лидерлык, максатчанлык сыйфатын үстерергә ярдәм итә", - ди "Яшьләр мизгеле" проекты авторы Энҗе Нигъмәтҗанова. Смена азагында һәр катнашучыга яшьләр профильле сменасында катнашу турында сертификатлар тапшырылды.
Фото:http://saby-rt.ru/tt/component/k2/item/3443-leshozda-rayonyibyiznyi%D2%A3-i%D2%A3-aktiv-yashl%D3%99re-%D2%97yieldyi-%20foto.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев