Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбашның тавыклары да кисәтелә - "агу сибелгән" дип

"Авылның, тирә-ягыбызның матур булуын барыбыз да яратабыз... Кемдер әлеге матурлыкны үз теләге белән тудыра, кемнәрдәндер әлеге эш таләп ителә, бу күбрәк җәмәгать оешмалары - мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортларына кагыла.

Әлеге биналар янындагы чәчәк һәм яшелчә түтәлләрен инде ничә мәртәбә тавыклар тар-мар итеп чыкты, быел яшелчәләр болай да авырлык белән үсеп килүен онытмасак иде. Бу тавыклар да күрше авылныкы түгел бит, түтәлләрдә үскән байлыклар да үзебезнең кызлар хезмәте, балаларыбыз ашыйсы ризыклар. Шуңа да КИСӘТӘБЕЗ! Шушы бер-ике көндә һәм җәй дәвамында түтәлләр арасына агу сибеләчәк, шуңа күрә кадерле тавыкларыгызны көзгә кадәр ЧЫГАРМАВЫГЫЗНЫ сорыйбыз, соңыннан үпкәләшүләр булмасын", дип бик катгый кисәтү барлыкка килгән иде "ШАТ-Көшкәтбаш" төркемендә. Белмим, бу кисәтү оста алым гынамы, әллә чынлап та агу эшкә җигелгәнме, ләкин ничек кенә булмасын, көшкәтбашлыларның әтәч-тавыклары исәндер, күпләп кырылмагандыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250