Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көшкәтбашта яз (+фоторепортаж)

Кемнәрдер су ерып кайта алмады, кәлүшләргә су керде, кемнәрдер машиналары белән үк чумып калды

Көтелмәгән кунак кебек кисәк килеп төшкән яз үзе белән мәшәкатьләр дә төяп килгән булып чыкты, кичәгеләре урамда шактый гына матавыклар тудырды: кемнәрдер су ерып кайта алмады, кәлүшләргә су керде, кемнәрдер машиналары белән үк чумып калды... Әле ярый менә шундый вакытларда авылыбызның киң күңелле, игелекле кешеләре бар дип куанасың, чат башында баткан машиналарны да этеп чыгаручылар табылды, төшке аштан соң урамда трактор гөрелтесе ишетелде, егетләребез җиң сызганып чатларны чистарттылар, гөрләвекләрне ерып җибәрделәр. Шиһапов Илшат, Корбангалиев Фәргать, Фатыйхов Сәйдәш кебек егетләргә рәхмәттән башка сүз юк. Афәрин, мең рәхмәт егетләр! Башкарган игелегегез үзегезгә игелек булып кайтсын, иркенләп аккан гөрләвектәге һәр тамчы сезгә бәхет теләп юлын дәвам итсен...
Уңганнарың, игелекле кешеләрең булганга матур һәм якын бит син, Көшкәтбашым! Авылда яз исе... сыерчыклар кайтты, чыпчыклар чырлаша, дөнья рәхәт, кадерен генә белик...
Яз, яз, яз килә...
Тәрәзәне ачтылар... эх, җырлыйсы килә..., ди “ШАТ-Көшкәтбаш”лылар.

Фотолар "ШАТ-Көшкәтбаш" төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев