Куныр җирлегендә милли бәйрәмебез Сабан туе изге җомга көнендә үтте.
Елдагыча матур программа белән үткәрелгән бәйрәм чарасы бүләкләргә дә бик бай иде. Әмма бала-чагадан да активы булмады. Зурлар уеннарга бик ялындырып кына чыкты. Ир-егетләрне әйтеп тә торасы юк. Әйтерсең, бу җирлектә ир-атлар беткән. Аның каравы гүзәл затларыбыз ялындырмады. Таяк та тартышты, капчык белән дә сугышты. Кирәк икән көрәшенә дә чыгарга көчле беләкле ханымнар яши бу җирлектә.
Сабан туеның төп сәбәпчесе булган кыр батырларына да хөрмәт зурдан булды. Кырларны үзенә буйсындырып, матур күрсәткечләргә ирешкән яшь, әмма өметле механизатор Зөлфәт Нәҗипов иңнәренә тәкә салган мәлне кунырлылар көчле алкышлар белән куәтләде. Саллы бүләкләрдән тыш, "Якты юл"ның уңган терлекче, механизаторларын "Хезмәт" һәм "Ватаным Татарстан" газеталарына 6 айга подписка белән дә бүләкләделәр.
Соңгы елларда Куныр авылының Сабан туе җомга көнне үтү сәбәпле, тулы мәйданнар җыя алмый. Бәйрәм программасы никадәр генә бай булса да, зур мәйданның ярлы булуы иң беренче чиратта күзгә ташлана.Куныр җирлегендә милли бәйрәмебез Сабан туе изге җомга көнендә үтте.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев