Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күздә – яшь, күңелдә – рәхмәт

14 декабрь иртәсе гаиләбезгә зур кайгы алып килде. Иң якын кешебез, кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Фаиз Шакиров көтмәгәндә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Мондый авыр хәсрәттән югалып калдык. Нинди авыр минутларда да янәшәдә зур йөрәкле, киң күңелле кешеләр барлыгын тою безгә сыгылып төшмәскә көч бирде. Җанны ашый торган борчу килсә, гап-гади тыныч көннәреңнең чын бәхет икәненә төшенәсең икән. Әтиебез, авырып хастаханәгә эләккәч, без бу хакыйкатькә инандык. Аның гомере кыл өстендә булган көннәр, сәгатьләп сыналган гомер, яшәү белән үлем арасы бер мизгел икәненә инану.

Рәхмәт әйтергә бервакытта да соң түгел. Бу рәхмәт юлламасы йөрәк түреннән чыккан сүзләрдән төзелгән. Ул Газинур Дәүлиев җитәкләгән район хастаханәсе хезмәткәрләренә юллана. Беренче ярдәм күрсәтүче Рүзәлгә, ашыгыч ярдәм шоферына, безне кабул итеп алган ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә, үз эшләренең осталары булган хирург Сәидәхмәд Гаипназаров, баш реаниматолог Владислав Трофимов, анестезиолог Аяз Айдарович, реанимация һәм хирургия кызларына, ашыгыч ярдәм машинасы белән ярдәм иткән баш табиб Газинур Дәүлиевка, хезмәте кергән һәр хезмәткәргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Әтиебезне хөрмәтләп соңгы юлга озатырга ярдәм иткән барлык туганнарыбызга, күршеләргә, авылдашларга, дусларыбызга, классташларга, мәктәп, гимназия коллективларына, олылап соңгы юлга озаткан муллабыз Фәнилгә, «Сосна» күмәк хуҗалыгына, авыл җирлегенә, бер минутка да яныбыздан китмәгән олы йөрәкле, шәфкатьле авыл фельдшерыбыз Гөлчәчәккә, соңгы юлга озату чарасында катнашкан һәркемгә чын күңелдән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә берегезне дә исәнлектән, тигезлектән аермасын, вакытсыз берәүнең дә ачы күз яшьләре җиргә таммасын, күргәннәргә ныклы сабырлык, яшәргә көч бирсен дигән теләктә калабыз.

Әтиебез, рухың шат, урының җәннәт түрләрендә булсын! Без сине мәңге, мәңге онытмабыз...

Барыгызга да олы рәхмәт, ихтирам, хөрмәт хисләре белән тормыш иптәше, кызлары, оныклары, туганнары,

Сосна авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев