Кышкы запасларның оригиналь исемлеләре (фото)
"Вконтакте" челтәрендә булган дусларыбызның тормышларындагы кызыклы вакыйгалары белән фотолары ярдәмендә танышып, белеп барабыз. Көннәрдән бер көнне шулар арасында менә мондый кызыкларына тап булдым.
- Мин гомумән хыялый кеше инде. Моңарчы ястына төшә идем дә бу нәрсә микән дип карап тора идем. Ә болай җайлы. Улыма гына "Бик тәмле" салат алып мен әле дим дә, алып менә. Берничәсенең рецепты белән дә бүлешим әле. Кызыксынган кешеләр ясап карасыннар, - ди Гөлзәминә.
"Берегись водка"
1әр кг. кәбестә, кишер, суган, болгар борычы, помидор, кыярны озынча итеп турыйсың да, кашыкны бик тутырмыйча гына 5 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы песок,1 стакан сыек май, 1 стакан 9%лы уксус салып 1 сәгать тотасы. Аннан соң пешәргә куясы. Кайнап чыкканнан соң 10-20 минут кайнатасы. Парландырылган банкаларга тутырасы.
"Сораматык"
Өйдә калган барлык яшелчәне турыйсы, болгатасы, чама белән тоз, песок, уксус,сыек май салып пешерәсе дә банкаларга тутырасы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев