Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Кызык-мызык... кемгә кызык?

- Газетада гел җитди темалар турында гына язасыз, күңелле хәлләр дә бар бит тормышта, нигә бер дә андый юмористик язмалар юк, - ди бер танышым, үз фикерләре белән уртаклашып.

- Һай, җаным, - минәйтәм, - кемгә кирәк ул синең кызык-мызыкларың?! Бүген кешегә әйбәт хәбәр, яхшы-изге гамәлләр, үрнәк кешеләр турындагы язмалар түгел, юллардагы хәвеф-хәтәр, табигать бәла-казалары, үлем-китем... - кыскасы, сенсация кирәк, минәйтәм. Дөресе шулай, әнә, газетабызның электрон варианты - сайтыбызда да шундыйлар иң укылышлы язмалар. 40 ел гомерен туган авылына багышлаган кешеләр турында, бүген авыллардагы матур үзгәрешләр турында яздың ни дә, җаның авырткан проблемаларны күтәрдең ни... - барыбер. Укучыга мондый мәгълүмат та, фикерле язма да кирәк түгел. Уйланмый, баш ватмый гына укыла торган җиңел, кыска хәбәр кирәк адәм баласына. Дөрес, артистлар, "йолдызлар" тормышыннан, чынмы, уйдырмамы, гайбәтме икәнен дә аңлап булмый торган язмалардан туеп килә инде укучы, бәлки тора-бара "ЧП"лар да вакытлы бер мавыгу гына булыр? Тирә-юньдә, тормышыбызда матурлык аз диеп зарланышабыз да, үзебез иң элек әнә шул караңгы яклар турындагы язмаларга ябырылабыз. Матурлыкны күрә дә белмибез, күрергә теләмибез дә, ахры.
Фото: liveinternet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250