Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кышны кайчан көтәргә?

Чын кар 20 ноябрьдән соң гына ятачак...

Атна башында Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сишәмбе-чәршәмбе көннәрендә ил төбәкләренең 85 процентында кар явачак, дип фаразлаган иде. Шулай булды да. Әмма бу вакытлыча гына, ди синоптиклар. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев, быелгы ноябрь узган елгысыннан җылырак булачак, дип фаразлый. — Ноябрьдә уртача айлык температура нормадан 0,5–1 градуска югарырак булачак. Кыш алдыннан һава торышы тотрыксыз була. Шуңа күрә көзнең соңгы аенда һава торышының еш үзгәреп торуына аптырыйсы юк.              Кар 15–17 ноябрь аралыгында ятар дип көтәбез, — ди ул.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир Шәрәфиев, чын кар 20 ноябрьдән соң гына ятачак, дип ышандыра.

Аңа кадәр көннәрнең ике тапкыр яхшы ук җылытасы бар икән әле. — Бу атна ахырында бик җылы булачак. Ноябрь ахыры — декабрь башында да җылытып алачак. Соңгысын халык телендә, агач сарысын чыгару, дип йөртәләр. Ник дигәндә, бу чорда агачлардан сары тамчылар тама. Шуннан соң чын кыш башлана. Ноябрьнең икенче яртысында кар ятачак, — ди «халык синоптигы». — Быел көз бик матур килде. Әмма ул үсемлекләр өчен бик начар булды. Аның аяныч нәтиҗәләре яз көне күренәчәк. Уҗымнар кышка бик начар булып керә. Коры көз печән өчен дә файдага түгел. Кар әйбәт ява күрсен! Болай да зәгыйфь булган быелгы уҗымга өшемәс өчен кар кирәк.

Әмир Шәрәфиев, декабрь башында кар шактый явачак, дип фаразлый. Яңа елдан соң — гыйнварның беренче яртысында да кар күп булачак, дип ышандыра ул. — Шулай да кар узган елгы сыман чамадан тыш күп яумас. Быел кыш башы шактый салкынча булыр. Кыш азагында да дәвамлы аномаль суыклар көтелә, — ди «халык синоптигы».

Татарстан Гидрометеорология үзәгеннән хәбәр итүләренчә, шимбә көнне республикада 4 градуска кадәр җылыта, яңгыр явачак. Юлларда бозлавык көтелә.

Ял көне төнлә 0...+3 градус, көндез +2...+5 градус җылы булачак.

Чыгынык: Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык синоптигы