Ләйсән Әхмәтшина: «Һәр туган таңга шатланып, һәрбарчабызга исән-сау яшәргә насыйп булсын!»
Үзенең бәхет-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре, югалту-сагышлары белән тагын бер ел узып китеп бара.
Арбаш авылыннан Ләйсән Әхмәтшина Яңа ел белән котлап, «Хезмәт» коллективына һәм аның тугры укучыларына изге теләкләрен ирештерә.
Гомер үтә диләр, гомер үтми, без үтәбез гомер юлыннан... Үзенең бәхет-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре, югалту-сагышлары белән тагын бер ел узып китеп бара. Әле кайчан гына яшь җилкенчәк булсак, инде узган еллар шаукымы чәчләребезгә ак бәс булып кунса да, күңелләребез киләсе Яңа елдан ниндидер могҗиза, шатлык көтә.
Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән тизрәк сугышлар бетсен, зарыгып улларын көтүче аналарга, әтиләрен көтүче сабыйларга куанычлы очрашулар, авыру-сырхауларга Яңа елда тернәкләнеп китүләр насыйп булсын.
Бүгенге тормышларыбыз бик җитеш, мул, матур, бары булганына шөкер итеп, һәр туган таңга шатланып, һәрбарчабызга исән-сау яшәргә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев