Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Легендар диктор Мәрьям Арсланова вафат

“Татарстан” радиосының элекке дикторы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз радиосы һәм телевидениесе отличнигы, күренекле шәхес Мәрьям Арсланова фани дөньядан бакыйлыкка күчте.

“Татарстан” радиосын кабызсаң,  әле хәзер дә аның җанга якын моңлы-ягымлы, йомшак тавышы агыла башлар кебек.  Аның тавышы, салмак дулкыннарында тибрәтеп, элекке елларга – диктор ханымның тормыш юлдашы Айрат Арсланов белән парлашып, “Тел күрке – сүз” тапшыруын алып барган, аларның туган телебезнең нечкәлекләре турында тыңлаган   чорларга алып китәр сыман. Аларның хезмәтләре биниһая.   

Мәрьям Арсланованың сөйләм осталыгына данлыклы оратор Левитан үзе бәя биргән була.  

Танылган диктор белән хушлашу бүген 13 сәгатьтә Казанның Чехов урамы 53 йорт адресы буенча була.   Мәрьям Арсланованың урыны җәннәттә булсын.   

Кызлары, Гөлнар, Алсу, туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак: "Матбугат.ру"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев