Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Лениногорск районында биш бала берьюлы янгында һәлак булган

Лениногорск районының Иске Кувак авылында шәхси йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә, биш бала һәм аларның әниләре һәлак була. Бары тик әти кешенең генә исән калуы билгеле.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бу фаҗига 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә теркәлә. Барлыгы 8 кеше яшәгән йортта янгын чыга. Гаиләдәге бер бала әбиләрендә кунакта була. 1968 елгы ир-ат исә хәзерге вакытта хастаханәдә, аның тәненең 70-75 % өлеше пешкән. Шунысы да билгеле: әти кешенең исерек хәлдә булуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар. Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Тикшерү Комитеты әлеге фаҗига буенча тикшерү эше башлап җибәргән, дип хәбәр итә intertat.ru басмасы.
Хөрмәтле райондашлар, берүк саклык чаралары турында онытмасак иде, сакланганны саклармын дигән, андый афәтләр кичерегә яәмасын беребезгә дә. Әлеге фаҗигадә һәлак булганарның туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Фото: ren.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250