Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ләйсән Кариева:"Сүтеп карыйм гомер йомгагын"(+фото)

Сиздермичә генә еллар ага, инде гомер юлының икенче яртысы ваклана бара. Тормыштагы вакыйгалар берсен-берсе куып, тарихны алга әйди, вакытның үзганы сизелми дә.

Шулай булгач, инде үткәндә калган кайбер вакыйгаларга нәтиҗә ясасаң да була. Дөнья никадәр генә киң, илләр күп булса да, туган як безнең тормыш корабы. Аның бербөтен булып яшәве безнең татар халкы өчен зур таяныч. Шулай да, безнең Казан артында гына тарихи мәдәниятыбызның барлык сыйфатлары сакланган дигән хис безнең күңелләрне җылыта. Себер тракты буенча сузылган юлдагы Арча белән Малмыж арасы да "Казан арты" дип аталган төбәккә карый. Монда Пугачев полковнигы, якташыбыз Мәсәгуть Гомәрев халыкны баш күтәрергә чакырып йөргән. Бу юллардан исеме һәм язган әсәрләре белән патшалар күңеленә курку салып яшәгән революционер А.Н. Радищев безнең авыллар аша Себергә узган.

Казан артының ничәмә ничә гасыр буена административ чикләрен ни өчендер үзгәртеп торганнар. Мондагы җирләрне патша вакытында Вятка һәм Казан губернияларына аерып йөрткәннәр. Узган гасырның 60 елларында Арча авыл хуҗалыгы идарәсенә хәзерге Арча һәм Балтач төбәкләре карый иде. Бераздан Арча ягы белән Балтач районын аерып куйдылар. Күпне күргән халык шушы чикләр бүлешеп уйнаучы абзыйларга борылып та карамыйча үзенчә яши бирә. Казан арты авылларының тышкы күренешләре үзгәрсә дә, аның нигезен тәшкил иткән асылы - рухы һаман исән-сау саклана. Бездәге авыллар үзара күзгә күренмәс туганлык, дуслык җепләре белән белән бәйләнешеп, татар халкының гүзәл сыйфатларын саклап яши.
Әйтик, нәселе данлыклы Карабиктән килгән, Казан артының горурлыгы булган якташыбыз һәм кардәшебез Шәмсетдин Күлтәсигә соңгы елларда галимнәрнең игътибары артты. Ул XIX йөздә татарларның танылган мәгърифәтчесе, математик һәм астроном булган кеше. Арча янындагы Күлтәс авылы егете яшьлегендә, гыйлем эстәп, Түнтәр авылына да килеп укыган. Теләгән бер татар кешесенең ул чагында университетта белем алырга хокукы булмаганлыгы һәркайсыбызга билгеле. Ә Түнтәрдә ул чагында бөтен Шәрыкта киң таралган борынгы нәкышбәндиләр оешмасы рухы, ягъни, безнеңчә әйтсәк, мәрхәмәтлелек фикерләре хөкем сөргән. Бохарадан нәкышбәнди һәм ишан булып кайткан, якташлары өчен тыйнаклык, гадилек һәм әхлак үрнәге булган Гали ишан Сәйфуллин монда дәрес биргән. Гали ишан үзе дә башлангыч белемне һәм тәрбияне шушы төбәктә алган.
Түнтәр мәдрәсәләренең гыйлем традицияләре бик борынгыдан килгән. Мәсәлән, туган төбәкне өйрәнүче танылган тарихчы-энциклопедист Рәфхәт Зарипов язганча, Казан артында халкыбызның борынгы астрономнары XIV йөздә Алтын Урда идарәчесе Җанибәк ханның йолдызбагары Камалетдин-әт-Төркмәни һәм Мәхмүд бине Мөхәммәд бине Гомәр әл- Җегъмәни китапларын белгәннәр, укыганнар һәм күчереп тә язганнар. Бу күчермәләр безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Шулар тәэсирендә, күрәсең, Гали ишан кияве Шәмсетдин улы Мөхәммәтнәҗипкә астрономия фәненә хөрмәт уяткан. Мөхәммәтнәҗип Түнтәри бала чагында ук әтисе телескоптан күрсәткән Сатурн боҗраларының балкуын күреп сокланган.
Булачак физика һәм математика галиме, Җиһан төзелешен иҗат философиясенең нигезенә салып күп хезмәтләр язган Ш.Күлтәси дә шушы гыйлем чишмәсеннән су эчкән. Ул Мөхәммәтнәҗип Түнтәри белән дус булган, аның белән аралашып яшәгән. Галәм төзелеше мәсьәләләре хакында алып барган гыйльми бәхәсләр нәтиҗәсендә Шәмсетдин Күлтәси татар балаларын укыту өчен астрономиядән ике дәреслек язган. Ул китапларның төп фикере татарларны Галәм турында гыйлем алырга чакыру. Кырлай урманнары турында уйлануларында Г.Тукай да шул хакта әйтеп уза. Әйе, очсыз-кырыйсыз Җиһан зур һәм киң, ачылмаган серләр дә күп. Нәкышбәндиләр дә тарихта эзсез юкка чыкмаганнар. Аларны әллә кайдан, ерактан эзлисе юк. Әтием шагыйрь Әнәс Кари мәрхәмәтле нәкышбәндиләр оешмасының рухани әйдәүчесе, XV гасыр Шәрык шагыйре Галишер Нәвоига "Хаклы җырлар" дип исемләгән поэма багышлап язган ...

Кыскасы, Казан арты гомер-гомергә мәгърифәт нурына омтылып яшәгән. Шуның өчен дә ул татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай төбәге булып дан алды. Монда булачак шагыйрьнең балачак еллары узган. Г.Тукайның бу төбәктән алган тәэсирләре гомере буена Казан арты табигатен һәм халкын данлап иҗат итәргә җиткән. Г.Тукайның әти- әниләре дә бу төбәктә туып үскәннәр, аларның җир тормышлары да монда тәмамланган. Мәсәлән, даһи шагыйрьнең әнисе Өчиле кызы Бибимәмдүдә Тукаеваның җәсаде 1890 елның 30 гыйнварында Сосна Пүчинкәсе зиратына күмелгән.

Казан арты -татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаучы серле сандыгы, безнең гаиләнең, ата бабаларыбызның да гомер иткән һәм мәңгелеккә ашкан җире булды. Әнием Кариева Рәшидә Әһли кызы Тукайлардан калган пыскып янучы учакларны өреп кабызучыларның, ягъни, милли тормышны, мәдәниятны сүндермичә яшәтүчеләрнең берсе булды ... Бик күпләрнең фикеренчә, аның тормышы, эшчәнлеге дә матбугатта яктыртуга лаек. Ул акыл ияләренең фикерләрен язып барган дәфтәренең башында ук аның тормышка һәм кешеләргә мөнәсәбәтен ачыклаучы фикер теркәлгән. Ул немецләрнең дәүләт эшлеклесе, философ һәм шагыйрь И.В.Гете сүзләре. "Дөньядагы ике генә күренеш безнең соклануга лаек. Аның берсе өстебездәге йолдызлы күк гөмбәзе булса, икенчесе кешеләр күңелендәге әхлак кануннары",-дип язып калдырган бөек акыл иясе. Бу фикер гомер буена әниемнең дә рухи кыйбласы булды.

"Хезмәт" газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан Балтачта оештырылган очрашуда гомер юлым турында уйлануларның бер өлешен Балтач районы кешеләре белән уртаклашырга кирәк, дигән карарга килдем. Әниемнең Балтач районында 1968-1981 еллардагы идеология секретаре, үземнең 1975-1985 елларда "Хезмәт"газетасы хәбәрчесе, аннары газетаның җаваплы секретаре булып эшләвем, Балтач районы тормышына кушылып, кайнап узган байтак гомерем - барысы да күз алдыннан узды. Редакциядә гөрләтеп стена газеталары чыгаруыбыз, үзешчән сәнгатьтә катнашып, культура йорты белгечләре белән бергәләп спектакльләр куеп йөрүебез хәтергә төште. Безнең үткән юл бөек илебез тарихының бер өлеше иде. Шуның өчен күргән-кичергәннәрнең беразын гына булса да башкаларга сөйләп, язып калырга өлгерәсе иде...

Рәсми урыннарда эшләүчеләр турында кешеләр берьяклырак фикер йөртергә күнеккәннәр. Кайберәүләр әниемнең шәхси тормышы бөтенләй үк булмаган дип саныйлар иде. Әлбәттә, әнинең язмышын, халыкка багышланган гомереннән башка күз алдына китереп булмаса да, аның күпкырлы эшчәнлегендә шәхси тормышы да гыйбрәтле. Ул үзенә халык ышанып тапшырган вазифаларын еллар дәвамында зур җаваплылык тоеп башкарды. Әни ходай биргән талантына гына таянып калмады, бертуктамый укып, заманы өчен кирәкле энциклопедик белемнәргә ия булды. Киләчәккә юнәлдерелгән кыю проектлар белән күпләрне үз артыннан ияртә алу сәләте барлык кешеләргә дә бирелмәгән була, әнигә шул сыйфат хас иде. Әмма безнең чынбарлыкта гомер буена башкарылганнар, аккан сулар кебек, онытыла һәм югала бара.
Шулай да, гомумиләштереп әйткәндә, әниемнең тормышы, гел бер якны күрсәтеп торучы компас кебек, кешеләргә яхшылык эшләүгә юнәлгән иде. Мин моны даими күреп яшәдем. "Шуны исеңдә тот, - диде ул берзаман миңа, - дөньяда барысы да онытыла, хәтердә кешеләргә мөнәсәбәт кенә торып кала. Мөмкин булганда, кешеләргә яхшылык эшләп калырга кирәк". Ул, туган гаиләсенә, белеменә, дәрәҗәсенә карамастан, өстәвенә, күңеле яхшылыкта булса да, башкаларга карата явызлык белән янып яшәсә дә, кешеләрнең барысын да яратырга өндәде...
"Яхшылык ит тә суга сал, халык белмәсә, балык белә, балык аша барыбер халыкка керә",- дип әйтергә ярата иде ул. Уйлана китсәң, бу сүзләр бик борынгыдан килә. Халык гыйбарәсенә әйләнгән XIV йөз татар шагыйре Сәйф Сараи шигыре ул юллар... Кайчандыр борынгы шагыйрь сокланып тасвирлаган гөлләр иле -төрки Гөлестан дәүләте шул яхшылык нигезендә яши дип ышанган борынгылар. Әнинең тәрбия тәгълиматы шул борынгы төрки әсәрләрдә теркәлеп калган хыялый, утопик җәмгыять турындагы фәлсәфәдән үк килә иде. Татар илендәге халыкны бүген дә шул кануннарга нигезләнеп, аңлату, тәрбияләү юлы белән яхшыртып була, дип хыяллана иде ул. Ә совет заманы таләп иткән пионер,комсомол, партия тәрбиясе таләпләре дә кешелек дөньясы уйлап тапкан шул фикерләр нигезендә үскән, дөнья диннәрендә сыналган кагыйдәләр иде бит!

Әнием белән безнең язмышлар һәрвакыт бер-берсенә үрелеп барды. 1954 елда инде шактый танылып өлгергән яшь татар шагыйре һәм Татарстанда данлыклы педагог әтием Әнәс Кари вафат булганнан соң, әнием энем Алмаз белән минем тормыштагы бердәнбер таянычыбыз булды. Аннары, 1972 елда, энем Алмазны югалтканнан соң, әниемнең миннән башка караучысы юк иде. Кайгылы чагында аны беркадәр вакыт юатып яшәрмен дә, аннары татар мәдәниятының бер тармагы буенча диссертация язу өчен аспирантурада укырмын дигән хыял белән редакциягә эшкә килдем... һәм 10 елга Балтач районында торып калдым.

Әнием, мантыйк буенча мин дә, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай илһамланып тасвирлаган Кырлай авылының бөек шагыйрь тирәлеген тәшкил иткән гаиләдән идек. Бу авыл яңа чорда матур халыкчан татар әдәби теле үрнәген бөек шагыйребез Г.Тукай аша дөньяга күрсәтте, яңа чорның татар мәдәнияты бишеге булып танылды. Совет идарәсе елларында без шунда Г.Тукай һәм халык иҗатын өйрәнүче галимнәр, язучылар, рәссамнар белән аралашып яшәдек. Без мәктәптә укыган чакта күргән һәм алар белән әңгәмәдә катнашкан кадәр әдәбият галимнәрен, төрле милләттән булган язучы һәм шагыйрьләрне, рәссам һәм сынчыларны - кыскасы, төрле юнәлештәге мәдәният хезмәткәрләрен, шәһәр мәктәпләре укучыларыннан да күбрәк күрә алдык. Андый кешеләрнең Кырлайга килүе һәм анда озаклап яшәп китүләре СССР дагы шигърият сөючеләр генә түгел, дөнья халыкларының да бөек шагыйрьгә баш иеп, аны хөрмәтләүнең сәбәбен аңлаганга, әниебез энем белән минем бу мәктәптә укуыбызны тормыштагы иң дөрес юл, дип саный иде.
Без, балалар, укый, әни эшли торган Г.Тукай исемендәге милли урта мәктәпнең кирәклеген вакытында әниләр Кырлай кешеләре белән бергәләп Татарстан һәм илнең югары җитәкчелегеннән сорап алган иделәр. Бу эштә 1950 елда Кырлайда "Тукай" романы язып яшәгән шагыйрь һәм язучы Әхмәт Фәйзи, үзе әгъза булып торган СССР язучылар берлеге аша тиешле оешмалар каршына төрле милләт язучылары ярдәмендә Кырлайга урта мәктәп таләп итеп югары җитәкчелеккә мөрәҗәгать итсә, әтием шагыйрь һәм укытучы Әнәс Кари үзенең фронтташ дусларыннан, РСФСР мәгариф министрлыгында җаваплы постларда эшләүчеләрдән ярдәм сорый.
Сугыштан соңгы елларда ике чакырылыш рәттән СССР Верховный Советы депутаты булган авылдашыбыз Фәсәхәт Сафина бу мәсьәләне "Тукай- Кырлай" колхозынының идарә утырышына куеп тикшереп, инде әйтеп үтелгән әдипләрдән СССР Верховный Советына мөрәҗәгать яздырып, Кырлайда яшәүче Г.Тукай дусларының фикерен Мәскәү аша тормышка ашыра. Әни, Татарстандагы комсомол өлкә комитеты әгъзасы, Бөек Ватан сугышы елларында "Тукай-Кырлай" күмәк хуҗалыгында һәм бер үк вакытта Арча педагогия училищесында комсомол башлангыч оешмасына җитәкчелек иткәнгә, яшьләр мәнфәгатен кайгыртып, комсомол өлкә комитеты исеменә мөрәҗәгать юллап, яшьләргә кичке мәктәп оештыру өчен, Кырлайда урта мәктәп ачу кирәклеген нигезләп аңлата.

Әниемнең, яшь булса да, шушы җитди фикерле кешеләр белән аралашу мөмкинлеге гаиләсендә хәзерләнә. Әнием Рәшидә Әһлиуллина 1927 елда Яңа Кырлай авылында Г.Тукайның балачак дусты, сабакташы һәм күршесе Әһлиулла Хәлиуллин гаиләсендә туа. Әһли белән Апуш бергәләшеп мәдрәсәгә йөриләр, китап укыйлар, уйныйлар, урманга җиләккә һәм чикләвеккә баралар. Г.Тукай Кырлайдан киткәч тә, Әһлиулла белән гомер буе аралашып, дуслашып яшиләр. Бабамның скрипкада уйнавын шагыйрь бик яраткан. Чыгышы белән Өчиле авылыннан булган әбием Камилә дә Г.Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәтләрнең күршесе булган. Әбием авыру шагыйрьнең Өчиледәге соңгы көннәре хакындагы хатирәләрне гомер буе саклап яшәде. Кырлайда Г.Тукай белән бергә уйнап үскән кешеләр үзара дус һәм тату булганга, аның истәлеген мәңгеләштерү турында кайгыртучылар гел бердәм эш итәләр. Авылда күмәк хуҗалык төзелү елларында илдә беренче булып безнең бабайлар колхозны "Тукай-Кырлай" дип атап, бөек шагыйрьнең исемен мәдәният тарихында беркетеп калуда беренче адым ясыйлар.

Мин балачагымда нәни Апуш белән бабам Әһли мәдрәсәгә йөргән сукмакларны таптадым, алар йөргән урамнарны әллә ничә кат әйләндем. Мин Г.Тукай хисләре сеңгән сукмаклар буйлап узганда аның бабам белән дуслыгы һәм авыру шагыйрьнең Өчилегә кунакка кайтып йөрүләре хакында әбием сөйләгән хатирәләрне уйлап, һәрвакыт дулкынлана идем.

Бабам Әһлиулла Кырлай авылының хөрмәтле кешесе булган. Империалистик һәм Гражданнар сугышларында катнашып, дөньяны һәм кешеләрне таный белгәнгә, аңа җитәкчелек сыйфатлары хас була. Аны районның Җәмәгать судьясы итеп сайлап куялар. Тик Татарстанда яңадан мәчетләр җимерү һәм дин башлыкларын эзәрлекләүләр башлангач, район җитәкчеләре аның каршында шарт куялар: "Хәзер чалма-чапаныңны ташлап мәчеткә йөрүеңне туктатасың һәм партиягә керәсең яки эшеңне югалтасың",- диләр. Бабам Әһлиулла исә диннән китми һәм ул чорда барган эзәрлекләүләрне дә кабул итә алмый. Гомеренең соңгы елларында, ул, эшен югалтып, сукыраеп, 8 баласы белән бергә әбием Камилә тәрбиясендә кала һәм 1937 елда вафат була. Иманын, намусын сатмый яшәгән Әһлиулла бабай авылдашлары хәтерендә һәрвакыт кешелеклелек үрнәге булып яши. Бүген дә аны матур хатирәләр сөйләп искә алалар.

Әнием, татар авылында туып һәм үсеп, татар һәм рус телен, әдәбиятын ничек камил белсә, немец теле һәм мәдәнияты да аңа бик җиңел бирелә иде. Немец теленнән татар һәм рус теленә тәрҗемәләрдә ярдәм сорап, әнинең коллегалары - немец теле укытучылары һәм студентлар аның янына тирә-як авыллардан гына түгел, республика районнарыннан да күпләп килә иделәр. Шуның өчен аның укытучы чагында төп белгечлеге немец теле булды. Укытучыларның белемен күтәрү курсларын ул чит тел факультетын тәмамлаган белгечләр белән бергә уза иде. Еллар дәвамында ул Көнбатыш Германиядә чыга торган "Berliner Zeitung" газетасын яздырып ала килде. Атналык газета битләрендә СССР да халык хөкеменә чыгарылмый торган хәбәрләр һәм мәкаләләр дә басыла иде. Салкын сугыш елларында әни кебек хәрби исәптә торган кайбер белгечләр һәрвакыт дөньяның капиталистик ягында барган барлык вакыйгалар хакында хәбәрдар булып тордылар, радиосын да тыңладылар, матбугатын да укыдылар. Өстәвенә ул нәни "Макаров" һәм "Вальтер"лардан башлап легендар "ФАУ"лар, реактив самолетлар һәм башка оборона өчен әһәмиятле кораллар турында тиешле дәрәҗәдә белемле иде.
Спорт белән даими шөгыльләнүе аның 1941 елда ук шундыйлар арасына исәпкә куелуы нәтиҗәсендә иде. Арча педагогия училищесында укыганда ул хәрби хәзерлек дәресләрен һәм чит телне махсус программа буенча укыган. Өстәвенә чит телне ул шул телнең ияләреннән - Бөек Ватан сугышы башлангач Кырлайга килгән, СССР га яңа кергән Балтик буе республикалары качакларыннан өйрәнгән.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, Кырлайда, илнең барлык төбәкләрендәгечә, авылдагы ирләр фронтка китә. Шул исәптән, әнинең ике абыйсы һәм бер апасы да армия сафларына алына. Тылдагы тормыш та катлаулана. Яшүсмерләр олылар хезмәтен башкарырга тиеш була. Әнине күмәк хуҗалыкның комсомол секретаре итеп сайлап куялар. Ул чагында Кырлай олы юл өстендә утыра. Рәсми оешмалар кисәтә: Кырлай авылына дошман басып алган җирләрдән, немец - фашистлардан качкан зыялы кешеләр киләчәк. Чыннан да, авылга кипкән диңгез балыгы ашый торган сөтләч сыерлар иярткән, ак унталар кигән хәрби белгечләр килә. Алар хатыннарын һәм балаларын Кырлайда калдыралар да, үзләре, әле буяулары да кибеп өлгермәгән өр-яңа машиналарга утырып, тылда җиңү кораллары ясау максаты белән юлларын дәвам итәләр. Монда калган немец теле укытучысы, актриса, сәнгать белгече кебек һөнәрләргә ия булган затлы ханымнар һәм аларның балалары татарча белми, русча сөйләшми. Фашистлар басып алган җирләрдән килгән антифашист немецлардан тыш, Балтия илләрендә яшәүче халыклар - латыш, литвалы, эстоннар өчен немец теле гасырлар буе үзара аралашуда ярдәмче булган. Үзләрен Россия халыкларыннан өстен санаган бу халык вәкилләре белән эшләргә беркетелгән комсомол секретарена алар белән даими аралашу өчен немец телен яхшылап өйрәнүдән башка чара калмый. Кешеләрне фатирларга урнаштыруда, мәктәптә, мәдәни биналарда эш табуда, икмәк карточкалары, азык-төлек юнәтүдә, сыерларына абзар эзләү кебек эшләрдә аларга ярдәм кирәк була. Шул чагында ук инде, Балтачтагы Сара абыстай әйткәнчә, әнинең кешеләргә мөнәсәбәте яхшы булу аңа карата ышаныч тудыра. Шунлыктан тәрбияле һәм итәгатьле ханымнар әнине үз балалары белән бергә укыталар.

Ул елларда комсомол секретаре башына авылдагы яшьләрне сугышка озатуларны оештыру бурычы да төшә. Фронтка барлык икмәкне төяп җибәреп, үзләре ачлы-туклы яшәп тә, кешеләргә яхшылык эшләүне үзләренең бурычы санаган кызлар башта авыл клубы идәнен юып чыгаралар, аннары клубка сугышка китәргә тиешле егетләрне озату кичәсенә чакыралар. Барысы да бу очрашуның инде соңгысы булырга мөмкин икәнен белсәләр дә, дәшмиләр...

Сугышка кадәр чабышкылары белән бөтен Татарстанда дан тоткан Кырлай авылының яхшы атларын фашистларның тимер танкларына, машина һәм мотоциклларга каршы ку йгач, авылдагы кызларга үгез җигеп эшләргә кала. Әни авылдагы соңыннан легендага әверелгән батыр кыз Фәйрүзә бригадасында үгез җигеп эшли. Комсомол өлкә комитетыннан тикшерү белән килгән, соңыннан берничә ел дәвамында Татарстан югары Советында рәис урынбасарларының берсе булып эшләгән Шакирҗанова Динә Сөләйман кызы бер килүендә әнидән, аны ат җигеп, Арча станциясенә озата баруын сорый. Туктап торган арада ул серле генә әйтеп куя:"Рәшидә, бик рәхәт яшибез әле, кадерен белергә кирәк! Менә сугышлар бетәр, фронттан егетләр кайтыр, шул чагында башлана инде"... Тик кешеләр һәрвакыт: "Киләчәктә бүгенгедән яхшырак булыр!"- дигән ышаныч белән яшиләр. 1943 елда Сталинград сугышында СССР Кораллы көчләренең җиңүеннән соң Яңа Кырлай авылы яшьләреннән алты кеше, шул исәптән минем әнием дә, Арча педагогия училищесына укырга килә. Җәй айларында колхозда эшлиләр, кара көздән укырга баралар, тик зарланмыйлар. Әнинең оештыру сәләтләренә монда да игътибар итәләр. Аны Арча педагогия училищесының да комсомол секретаре итеп сайлап куялар.

Сугышның беренче елларында кешеләрне тагын бер куркыныч сагалап тора. Ул - ачлык. Сугыш елларында, гаиләне таркатмыйча, ачтан үтермичә, исән алып калу өчен әбием Камилә балаларын бер сәгать тә тик тотмый, хәрбиләргә корал, кирәк-ярак ташу өчен чыпта капчыклар кирәк була, төннәрен барысы бергәләшеп чыпта сугалар. Бусы өчен күпмедер түлиләр. Фронттагы сугышчылар өчен, кич утырып, бияләй, оекбаш, перчатка бәйләүне әйткән дә юк. Шулай да 1944 елның язында әнинең ишле балалы гаиләсендә икмәк һәм бәрәңгеләр ашалып бетә, чират өй ишегендәге киезне җебетеп, аны ризык урынына куллануга барып җитә. Училищедагы укучылар карточкага бирелә торган икмәкне ышанып көтәләр. Тик ул атнада Сослангердан чыккан хәрби часть фронтка китешли училище пекарнясына сугыла. Яңа пешкән икмәкләрнең барысын да фронтка китүчеләргә биреп җибәрәләр. Шул икмәк карточкаларын кулларында тотып калган атнада, дәрестә, такта янында җавап биреп торган чагында, әни ачлыктан аңын югалтып егыла. Укытучылар сәләтле кызның икмәк сатып алырга акчасы булсын, дип, аны китапханә мөдире итеп эшкә урнаштыралар.

Кайберәүләрнең киләчәк турында кисәтүләре хаклы булып чыга. Халык өстенә киләсе афәт озак көттереп тормый. 1943 елда Татарстан җирендә нефть табылгач, Мәскәүдә, РКП (б) Үзәк Комитетында Кырым татарлары артыннан Казан татарларын да торган җирләреннән сөрү өчен эш башлана. Моны туктатып калырга, я булмаса халыкның милли рухын, аның мәдәниятын мөмкин кадәр саклап калырга кирәк була. Ул елларда да Татарстан җитәкчелеге татар мәдәниятын саклап калу турында кайгырта. Кырлайда февраль аенда халык иҗатын, сөйләшләрен өйрәнүче галимнәр эшли, язучы һәм галим Мөхәммәт Гали халыктан бөек шагыйрь Г.Тукай турындагы истәлекләрне җыя. Галимнәр кабат килгәч, 1944 елның 25 июлендә, әни бер төркем Кырлай кешеләрен - Г.Тукайның замандашларын һәм дусларын рәсемгә төшерүне оештыра. Рәсемдә, Г.Тукай әйткәнчә, уллары-кызлары арсланнар кебек фронтларда сугышкан, үзләре тылда атлар кебек хезмәт иткән бөек шагыйрьнең замандашлары утырган. Алар яшь чакларында, Г.Тукай тасвирлаганча, Шүрәлене җиңгән булсалар, инде тылда алны-ялны белмичә эшләгәннәр. Гаилә архивындагы бу сирәк рәсемне әни гомере буе кадерләп саклап йөртте. Аның төп нөсхәсен ул, Г.Тукайның 120 еллык юбилее уңаеннан, бөек шагыйрьгә багышланган күргәзмә өчен 2006 елның апрелендә мин эшли торган Казан милли мәдәният музее фондына бүләк итте. Бабам Әһлиулланың фотолары калмаган. Әмма рәсемгә төшкәндә авыл картлары. дуслары Әһлиулланы онытмаганнар. Уртага бабам урынына аның бертуган энесе, аңа ике тамчы су кебек охшаш Ярулла абзыйны утыртканнар.

Татарстан җитәкчелегенең Кырлайга зур игътибар бирүенең сәбәбе булган, билгеле. Г.Тукай исеме белән бәйле булганга, Яңа Кырлай авылының үзенә тарту көче элек-электән зур булган. Ул борынгы тарихын дәшми-тынмый гына саклап яши белгән. Авыл халкы, гасырлар дәвамында зур сынаулар аша үтсә дә, төп нәсел-ыруларын, гореф-гадәтләрен, телен-динен саклап кала алган. Авылның борынгы үткәне бик гыйбрәтле. Элеккеге Кырлай авылы, шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә, "нәкъ Казан артында" гына, хәзерге Биектау районы төбәгендәге Кырлай инеше буена салынган булган. XVI гасырда татар иленә килгән фаҗига аны да читләтеп үтмәгән. Казан ханлыгы Мәскәү дәүләте тарафынна яулап алынгач, бәйсезлеген югалткан халык, көчләп чукындырудан качып, борынгы бабалары күмелгән зиратларын, андагы каберләргә куелган ташъязмаларын, ягъни тарихи истәлекләрен, йорт-җирен, туган нигезләреннән ташлап китәргә мәҗбүр булган. Авыл кешеләреннән бер төркем, төрле җирләрдә тилмереп йөргәннән соң, ниһаять, яшәргә тыныч урын табып, кара урманнар ышыгына килеп урнаша. Әмма аларны монда да эзләп табып, диннәреннән яздырырга телиләр. Авыл кешеләренең хатирәләре буенча, төбәккә җибәрелгән җәза отряды кулыннан тирә-як авыллардан җыелган 334 ир һәлак ителә. Кабергә күмгәндә аларның кайберләре тере була әле. Авыл картлары сөйләп калдырганча, өч көн буена туганнар каберлегеннән ыңгырашкан тавышлар ишетелеп, алар өстенә өелгән тау селкенеп тора...

Шулай да, XIX гасыр ахырында Кырлай авылы тирә-күршеләренә караганда баерак, икмәклерәк булган. Авылдашлар ышна җирләреннән һәм урман хәзинәләреннән файдалана белгән. Ачлыкны җиңеп яши алганга күрә, Кушлавыч авылы мулласы Мөхәммәтгариф һәм Өчиле авылы мулласы Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибимәмдүдә улы нәни ятим Габдулланы авыр 1892- 1894 елларда Кырлай халкы үз янына сыендырган, ач үлемнән саклап калган.

Шушы тәрбия җирлегендә туып, матди һәм рухи мәдәниятның берлеген тоеп яшәү безне рухландыра иде. Кырлай гомер-гомергә китаплы, укымышлы авыл булып дан казанган. Узган гасырның 50-60 елларында да борынгы китаплар совет чоры идеологларыннан яшереп саклана иде. Картлар һәм карчыклар - Г.Тукайның замандашлары, урта гасыр үгет-нәсыйхәт әдәбиятын, "Йосыф китабы", "Таһир-Зөһрә" кебек дастани китапларны, гыйбрәтле хикәяләр һәм мөнәҗәтләрне төрле сәбәп белән һәм сәбәпсез дә өйләрдә җыелып укыйлар, сугышта югалган якыннары язмышларын белергә теләп "Йолдызнамә" китабыннан фал ачалар. Бу очрашуларда безнең кырыс әбиләр үзгәрә. Яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп тын гына елыйлар. Сугыш елларында ирләре, уллары сугышта чагында урманнан төнлә (көндезләре колхозда эшләп уза) "уфалла" арбасы белән утын, печән төяп алып кайтып, алҗыган карчыклар Йосыф белән әтисенең һәм сөйгәне Зөләйханың дистә еллар буе аерым яшәвен кызганып күз яше коялар. Бу минутларда аларның сугыштан кайтмый калган уллары, туганнары, кияүләре турындагы изге хатирәләр тагын да яңара.
Бу әлфирак авыр тормышта да нечкә булып калган күңелләрен көйдерә. Егет-кыз, ата-ана, бала мәхәббәте белән мөлдерәмә тулган күңелләрен әбиләребез шулай бушаталар. Алар, көйләп укып, аңлатып сөйләгән китапларның эчтәлеге бүген дә йөрәкне дулкынландырып тора. Инде алар үстергән балалары шул мәхәббәтне кабул итеп алганнар. Авыр сугыш елларында да татар егетләре һәм кызлары бөек мәхәббәткә ышанып яшәгәннәр. Шул идеаллар Г.Тукай дуслары укып аңлаткан китаплардан безнең әниләр күңеленә күчкән. Горурлык, кешелеклелек кебек татар ирләренең күркәм холык сыйфатлары борынгы татар шагыйрьләренең ханнарга биргән үгет-нәсыйхатләре җирлегендә тәрбияләнгән. Ирләрне чын егет, батыр ир булырга өйрәткән Казан шагыйрьләренең иң данлыклысы Мөхәммәдьярның тууына быел 520 ел тулды. Зур ышаныч белән әйтергә мөмкин, гуманист шагыйрьнең әдәби мирасы - намус һәм вөҗдан кодексы, мәңгелек рухи хәзинә булып киләчәккә барачак!

"Кырлайның шагыйрьләрдән бәхете бар аның",- дип сөйләргә ярата иде әнинең колхоз хисапчысы булып эшләүче һәм җәмәгать вазифасы буенча башлангыч партия оешмасы секретаре, гармунчы һәм җырчы Гөләндәм апасы. Сугыш тәмамланган елны авылда фронттан кайтмаган шәһидләр хөрмәтенә уздырыла торган матәм мәҗлесләре тәмамланып та өлгерми, авылга Арча педагогия училищесы укытучысы Әнәс Кари килеп керә. Сугыш арты елларында илгә, шул исәптән Татарстанга да укымышлы кешеләр, белгечләр җитми. Бөек Ватан сугышыннан соң Татарстан хөкүмәтенең милли белгечләрне туган якка чакыруына җавап итеп, илгә кайткач, әтине абыйсы Әхәт белән бергә Арча педагогия училищесына укытучылар итеп җибәрәләр. Әнәс Кари, укучылары белән танышырга дип, Г.Тукайның балачагы узган Кырлайга килә. Әтинең ул чагында, шагыйрь буларак, халык каршындагы олы вазифасы инде өлешчә үтәлгән. Бу вакытта аның халыкка күрсәтерлек ике поэмасы, бер төркем шигырьләре матбугатта басылып чыккан була. Борынгы шагыйрьләр халык каршына җәяүләп килә торган булганнар. Әнәс Кари шундый дәрвиш, мосафир-шагыйрьләр кебек Г.Тукайның дуслары каршына килә. Инде бу дөньяның ачысын-төчесен күп татыган картлар илдә бара торган хәлләрне яхшы аңлаганнар. Кайчандыр нәни Габдуллага күңелләрендә урын таба алган Кырлай халкы үз төбәгендә - Татарстанның Азнакай районы Уразай авылында "халык дошманы" саналган Әнәс Кариның хәлен аңлап, аңа теләктәшлек күрсәтеп, үз араларына кабул итәләр.

Бөек Ватан сугышындагы татар егетләре батырлыгын тасвирлап "Сыналган мәхәббәт" поэмасын язган Әнәс Кариның тормышы үзе дә бик фаҗигале. Әтинең күп балалы гаиләсе 1932 елда (ул чагында исән калган балалар 5, әтигә 12 яшь була), хәтта ул еллар каунуннарын да бозып, таланган, шул заман телендә әйтсәк, "раскулачивать" ителгән, әтиләре Себергә сөрелгән. Нәтиҗәдә яшь балалар әтисез һәм йорт-җирсез калган. Әнисе белән балалар авыл читендә, җирдә чокыр - өн, "землянка" казып яшәгән. Кайгыдан, хурланудан тавышсыз калган Зәйнәп әбием балаларын хәер эстәп туйдырган. Беркадәр вакыт узгач, болай яшәп булмасын аңлаган әтием Урта Азиядәге Үргәнеч шәһәренә китә. Ул анда педагогия институтында югары белем ала, яхшы укыганлыгы өчен аны институтта укытырга калдыралар. Сәләтле егет яшьләргә үзбәк телендә әдәбияттан дәрес бирә. Аннары ул 1942 елда Бөек Ватан сугышына алгы сызыкка фронтка җибәрелә. Әтием Орел шәһәре юнәлешләрендә барган каты сугышларда авыр яралана. Аңа операция ясаган хирурглар хакыйкатьне ярып салалар:" Без сиңа бары тик күп булса, ел ярым гомер бүләк итә алдык,"- диләр. Әмма әти куркып калмый, үлем белән бергә-бер көрәшкә чыга. 1943 елда ул "Сыналган мәхәббәт" поэмасының беренче вариантын язып тәмамлый. Авыр яралы шагыйрь исән чагында шулай ашыгып нәрсә турында әйтеп калырга теләгән соң? Аның поэмасында борынгы Йосыфларга алмашка килгән яңа заман уңай герое- Тимер. Ул, әтинең үзе кебек үк, илне фашистлардан саклап калган миллионнарның берсе. Шул образ аша әсәрдә мәңгелек кешелек кыйммәтләре данлана. Совет солдатының сугыш кырындагы батырлыгы, кешелеге, сугыш барган җирдәге хатын-кызлар һәм балаларга мәрхәмәте хөрмәткә лаек итеп тасвирлана.
Бу мәңгелек кыйммәтләр һәр гасырда барлык халыкларга үрнәк итеп куелырлык. Поэманың "Сыналган мәхәббәт" дип аталуы да юкка гына түгел. Поэмада татар халкын гасырлар буе илһамландырып яшәткән бөек мәхәббәт данлана. Тимернең мәхәббәте, аның рухи культурасы соклангыч. Әсәрнең әһәмиятле сыйфаты - ул сугышның башка язучылар әйләнеп үтә торган фаҗигасына багышлана. Сугыш тәмам, ил җиңүчеләрне котлап сәламләде, тик сугыштан соң ил тулы яралылар һәм гарипләр калды. Алар бит яшьләр иде. Шул хакта чын йөрәктән халыкка мөрәҗәгате белән автор шул еллар яшь китап сөючеләренең мәхәббәтен яулап алды. Әти белән әнинең язмышлары да шул поэма геройларыныкына охшаш иде. Әни һәм мин Балтач районында эшләгән елларда Бөек Ватан сугышы ветераннары инде өлкәнәйгән иде. Алар турында кайгырту әнинең идеология секретаре һәм район Советы депутаты буларак эшчәнлегендә һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Бер заман, 1985 елда, әни инде лаеклы ялга чыккач, танышлары аны чираттагы туган көне белән котларга безнең өйгә килделәр.

Саубуллашкан чагында әни кунакларга әтием, фронтовик-шагыйрь Әнәс Кариның Бөек җиңүнең 40 еллыгына багышлап чыгарылган "Тамчы һәм чишмә" җыентыгын бүләк итеп өләште. Кинәт, китапка текәлгән кунаклар тын калды. Алар үзләренең яшьлек шагыйрьләре белән кабат очрашканга аптырап калган иделәр. Сугыш арты елларында, яшьлекләрендә аларның күбесе сугыштан яраланып, гарипләнеп кайткан егетләргә кияүгә чыккан булган. Ул чагында алар яшь шагыйрь Әнәс Кариның "Сыналган мәхәббәт" поэмасындагы каһарманнарның гамәлләрен үзләре өчен үрнәк өлге итеп кабул иткән. Соңыннан да сугыш чоры кызлары ирләренә һәм үзләренә килгән кыенлыклар белән очрашкан чакларда күңелләреннән шагыйрь Әнәс Кари белән киңәшләшә торган булганнар. Әмма алар шагыйрь белән безнең туганлык мөнәсәбәтләре хакында белмәгәннәр.

Сугыштан соң татар әдипләренә югары оешмалар "хәзерге заман турында языгыз" дип гел күрсәтмә биреп торалар иде. Әмма намуслы кешеләр халкының язмышын кайгыртып үлгән бөек татар шагыйре Г.Тукай турында онытырга тиеш түгел, дип саный Кырлайдагы Г.Тукайны белгән гаиләләр, шул исәптән минем әнинең күп санлы туганнары һәм аларның хөрмәтле кунагы шагыйрь һәм укытучы Әнәс Кари. Шуңа да алар, 1946 елда, Г.Тукайның 60 еллык юбилее уңаеннан, башта Кырлай авылында әдәби-музыкаль кичә уздыралар. Аннары берничә күрше-тирә авылларга шул максат белән баралар. Ул чагында кичәдә катнашучыларның аягында чабата. Шул хәлдә язгы суны ерып, доклад сөйләп, җырлап, Г.Тукай шигырьләре укып йөриләр. Комсомол секретаре Рәшидә Әһлиуллина Арча педагогия училищесы яшьләрен бу чараларга оештырса, укытучылары Әнәс Кари аларга юл күрсәтә. Ул училищеда Г.Тукайның юбилее уңаеннан "Тукай декадасы" игълан итә. Шушы даими хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, әни укуын тәмамлагач, Рәшидә Әһлиуллина һәм Әнәс Кари өйләнешәләр.

Кырлайдагы Г.Тукайның дуслары һәрвакыт авылның киләчәген кайгыртып яшәделәр. Авыл картлары сугышка кадәр үк оешкан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Әнәс Карига шигырьләр язуын сорап мөрәҗәгать итәләр. Моңарчы яшьләр өчен әсәрләр язган әтием бу тәкъдимне яратып кабул итә һәм нәниләр өчен шигырьләр язарга керешә. Кырлай балаларына кирәк булган шигырләр татарлар яши торган башка төбәкләрдә дә кирәк була, билгеле. Шуны аңлаган әтием үз исәнендә үк балалар өчен шигырьләрен берничә җыентыкка туплап бастырып өлгерә. 1951 елда балалар язучылары конкурсында катнашып, өченче урынны ала, конкурс нәтиҗәләрен тикшергәндә беренче урын билгеләнмәгән була.

Ә илдәге хәлләр ул елларда шактый киеренке була. 1947 елда ук Арча педагогия училищесында "халыклар атасы" исеменнән эзәрлекләү камчысы уйный. Җәза органнары бигрәк тә фашистлардан исән калган чын ирләргә каныгалар. Кайбер нигезсез шикаятьләр белән әтинең абыйсы, Арча педагогия училищесының физика-математика укытучысы Әхәт абыйны башка җиргә күчерәләр дә, аннан аны тоткарлыксыз ГУЛАГ ка җибәрәләр. Әтине, Әхәт Кариевның туганы булган өчен, поездлар йөрми торган, шоссе юллардан ерак авылга - Янсуарга күзәту астында яшәргә озаталар. Әтигә, билгеле, иҗат кешеләре белән аралашу кирәк, шуның өчен ул, юлы авыр булса да, еш кына Казанга барып йөри.
Нәкъ менә шуңа да матбугат хезмәтенең нинди кирәкле, җаваплы һәм хәтәр эш икәнен мин балачактан бирле күреп, ишетеп үстем. Шул уңайдан 1952 елның кышы шомлы булып хәтергә кереп калган. Ул чагында әтием бу төбәктәге мактаулы Теләче районының Янсуар авылындагы урта мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Җәй айларында Татарстан укытучыларының белемен күтәрү институтында коллегаларына лекцияләр укый. Әнием, Татарстан комсомол өлкә комитеты әгъзасы, шул ук мәктәптә немец теле укыта. Тыштан караганда, дөнья - түгәрәк.
Дәвамы бар...
Ләйсән Кариева,
филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250