Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мансур абыйга барасы бар әле!

Балтач эчке эшләр бүлегеннән шалтыраталар, Мансур абыебызның бу көннәрдә туган көне, сез дә онытмагыз инде, диләр.

Ничек инде онытыйк ди, газетага язылу чорын көтмәс борын ук иң беренчеләрдән булып "Хезмәт"ебезгә язылып куючылардан бит ул. Районда инде сирәгәя барган кадерле сугыш ветераннарының берсе. Заманында эчке эшләр бүлегендә җаваплы һәм җитди эштә эшләсә дә, күңел көрлеген югалтмаган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, озак еллар бүлекнең ветераннар советын алып барган, гомер иткән хәләле белән һәркемгә үрнәк булып яшәгән, карчыгы үлгәчтен бетерешеп алган, шулай да яшәр өчен үзендә көч тапкан, әле дә булса бакчасында яшелчәне, җиләк-җимешне мулдан үстерүче 92 яшьлек Мансур абый Хәсбиуллинны хөрмәтләми калу мөмкинме соң?! Быел да "кабакларым зур булды, килеп күреп, язып китегез әле, дип тә чакырып ята әле. Мөхтәрәм шәхесебезгә, шулай ук кадерле "Хезмәт"тәшебезгә хәерле озын гомер, тыныч картлык, куанычлы иртәләр, шатлык тулы көннәр телик! Без чыгарган гәҗитне әле бик озак еллар укырга насыйп булсын үзенә!

Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250