Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Машинаӊа ут капмасын

Машинаныӊ двигателен (безнеӊчә - моторын) суыту өчен күптән инде суыту системасына су салмыйлар, моныӊ өчен антфриз(тосол) кулланалар. Ә менә аныӊ составында нәрсәләр бар, без белмибез шул.

Обнинск шәһәренеӊ «Химическая экспертиза» лабораториясендә илнеӊ төрле өлкәләреннән, шул исәптән Татарстаннан кулланышта булган антифризларны тикшергәннәр. 59 җирдән алынган һәм тикшерелгән антифризныӊ өчтән бере тиешле таләпләргә җавап бирмәгән. Бу нәрсә белән куркыныч? Беренчедән, суытырга тиешле сыекчаларда метанол табылган, ул кулланышта булырга тиеш түгел, чөнки кеше саләмәтлеге өчен бик куркыныч, дип санала. Икенчедән, метанол парлары машина капоты астында җыелып, ут кабуга китерергә мөмкин. Сыекчада метанол кушылмасы булганда, двигатель 84 градус эсселектә дә кайнап чыгарга мөмкин, моны да истән чыгармаска кирәк. Шуныӊ өчен тосолны алганда бары сез ышанган җирдән генә алу кирәктер. Касса чегын саклау да артык түгел. Әгәр, бу сыекчаны салганда күзләрегезне ярып, яшь китереп, кискен ачы ис килә икән, кичекмәстән тосолны кире кайтарырга кирәк.
Фото: carwallpapers

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250