Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Машинасыз да, фатирсыз да калганнар

Учалыда бер әби белән бабайны мошенниклар төп башына утырткан.

Пенсионерлар мошенникларның классик хәйләсенә капкан: аларны ике ай «эшкәртәләр» һәм ахыр чиктә фатирларын, машиналарын сатарга, шулай ук шәхси акчаларын күчерергә мәҗбүр итәләр. Барлыгы биш миллион сумга барып баскан.

Учалыда яшәүче бабайга билгесез кешеләр шалтыраткан. 83 яшьлек пенсионерның ишетү сәләте начар булганга күрә, аның хатыны сөйләшкән.

Аларга исәпләреннән акча алырга маташулары турында хәбәр итәләр. Кемнеңдер бу гамәлгә генераль ышаныч кәгазе бар, имеш. Билгесез кеше бу акчаны коткарып калырга мөмкин, тик аны Үзәк банк счетларына күчерергә кирәк дигән. Шул ук көнне төшке аштан соң яңа шалтырату, әмма инде WhatsApp аша. Шалтыратучы үзен Русия Үзәк банкы хезмәткәре Игорь Фролов дип таныштыра һәм пенсионерларга ярдәм итәчәген әйтә. Әби аңа шунда ук ышанмый, шикләр аның таныклыгын күргәч кенә юкка чыга (ул, әлбәттә, чын булмаган). Шуннан башлана да инде: әңгәмәдәш 80 яшьлек пенсионерны, саклап калу өчен бөтен акчасын алырга һәм Үзәк банкка күчерергә өнди.

Икенче көнне «Игорь Фролов» пенсионерларга кабат шалтырата. Кыскасы, әби белән бабай «саклап калу өчен» башта машиналарын, аннары фатирларын саталар. Машина сатудан алынган акчаны да мошенниклар күчерергә кушкан. Банк «хезмәткәрләре» пенсионерларга һәр эш көнендә шалтыратып, беркемгә дә булган хәл турында сөйләмәүләрен таләп итә, җинаять җаваплылыгы белән куркыта. Шул ук вакытта әбекәй кызын бу вакыт эчендә берничә тапкыр күргән. Ул бернәрсә дә әйтмәгән, чөнки барысын да сер итеп сакларга кирәклегенә ышанган. Бу вакытта мошенниклар инде фатирны саттыруны максат итеп куя — алар өлкән яшьтәге гаиләне йорт өчен документлар җыярга чакыра, аны алардан тартып алырга мөмкиннәр дип әйтәләр. Сатуга кадәр барып җитә: риелторның фатир сатуның сәбәпләре турында соравына 80 яшьлек хатын аңа акча кирәклеген әйтә, чөнки ул оныгы янына башка илгә күченергә тели, имеш. Бу сәбәпне аның өчен мошенниклар уйлап чыгарган. Берничә атнадан соң Учалыдагы фатир 3,8 миллион сумга сатыла. Пенсионер хатын бу акчаны да аларга күчергән.Аннары гына ул мошенниклар тозагына эләккәнен аңлаган. Хәзер риелторлар көн саен шалтыратып фатирны бушатуларын таләп итә.Русия Эчке эшләр министрлыгында шуны искә төшерәләр: өлкәннәр еш кына мошенниклар корбаны була, әмма алардан тыш, тозакка теләсә кем эләгергә мөмкин. Алар бер үк схема буенча эш итә: акчаны исәптән алу, законсыз кредит рәсмиләштерү, счетны блоклау һәм башкалар белән куркыталар. Куркудан кешеләр мошенникларның теләсә нинди күрсәтмәләрен үти. Әгәр дә сез яки туганнарыгыз мондый сөйләшүгә эләккән булсагыз, аны туктатырга һәм банкка үзегезгә шалтыратырга, блокировкаларны яки кредитларны тикшерергә кирәк. Банкның телефон номеры картада күрсәтелгән.

Автор:Резеда Галикәева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев