Миңгәр Сабан туеның көне билгеле: батырлар мәйдан сайлый
Саба районы Миңгәр авылында уздырыла торган милли бәйрәм соңгы елларда оештыру дәрәҗәсе буенча кайбер район үзәге Сабан туйларының да борынына чиртә башлады. Тамаша күрү өчен Миңгәргә ерак төбәкләрдән дә киләләр.
Миңгәр Сабан туенда көрәштә үлчәү авырлыклары:
- үсмерләр (1999-2001) - гомуми үлчәү авырлыгы;
- хатын-кызлар (1998 елгы һәм өлкәнрәкләр) - 65 кг һәм 65+ кг;
- ветеран-көрәшчеләр (1950 елгы һәм өлкәнрәкләр) - гомуми үлчәү авырлыгы;
- ир-атлар (1998 елгы һәм өлкәнрәкләр) - 80 кг һәм 80+ кг. Азактан баш батыр ачыклана.
Миңгәр Сабан туенда узган ел Теләчедән Рамил Корбанов баш батыр булып танылган иде. Былтыр көрәшнең мавыктыргыч булуы хакында бил алышырга Ульян батыры Сергей Павликның кайтуы гына да күпне сөйли. Сергей Павликны Саба көрәшчесе, хәзер Питрәч өчен көрәшүче - Фәрхәт Фәйзуллин, ә Фәрхәтне Рамил Корбановның отуы 2015 елгы Сабантуй тарихына язылды.
Чыганак: intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев