Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Михнәт күреп үстек, ачлыгын да кичердек", ди Әминә Сәмигуллина

Киров өлкәсе Малмыж районының Яңа Йөрек авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Норма авылында туганының кызы Альбина Мөхәммәтшина гаиләсендә гомер итүче Әминә апа Мөхәммәтгали кызы Сәмигуллинага 95 яшь тулды.

Аны бер гасырга тиң гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Рамазанов килгән иде. Алар Әминә Сәмигуллинага ихлас теләкләрен ирештереп, район башлыгының истәлек бүләген һәм чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар.
- Малмыж районының Яңа Йөрек авылыныкы мин. Балачак, яшьлек елларым бик авыр чорларга туры килде. Михнәт күреп үстек, ачлыгын да кичердек. Сугыш вакытында Казанга заводка эшкә алып киттеләр. Мылтык саплары ясый торган идек. Аннан соң китап баса торган типографиядә дә эшләдем. Кабат авылга кайткач Иске Йөрек авылындагы орлыкчылык белән шөгыльләнә торган зерновой совхозына бухгалтер булып эшкә урнаштым. Баш бухгалтер итеп куйдылар. Лаеклы ялга чыкканчы совхозда шул вазифаны башкардым. Барысын да исәпләп, контрольдә тотып хезмәт куярга кирәк иде. Сугыш арты, авыр еллар... Эшләгән вакытымда Иске Йөректә кешегә йортка кереп тордым. Ә пенсиягә чыккач төп йортка Яңа Йөреккә кайттым. Тормышка да чыкмадым. Кияүгә барырга кияүләр дә булмады. Тик шулай булса да, мин ялгыз булмадым. Бертуган энем Мансур гаиләсе белән тормыш алып бардык. Алар бер-бер артлы мәрхүм булдылар. Йортта кеше калмагач, энем Мансурның кызы Альбина мине монда алып кайтты. Менә 4 ел кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яшим. Аллаһыга шөкер!" дип сөенә Әминә апа.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250