Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мәктәпкә кыз баланы әзерләү күпмегә төште?

Укырга барырга да күп калмады, август ае буе әти-әни баласын мәктәпкә әзерләде. Балалары беренче сыйныфка баручылар инде җәй башыннан бирле мәш килде ахырысы. Аеруча да, кызларның әниләре! Кыз балалар "урра, укырга барабыз", дип куанса, (куанырсың да, күпме яңа кием, карандаш, ручка, альбом...барасың килә торган бит!!!) әниләре ни уйлый икән, түккән...

Зөлфия Шакирова, баласы беренче сыйныфка баручы:
- Мәктәпкә хәзерлекнең кыз бала өчен арзан булмаячагын белешә килдем, һәм бу шулай булып чыкты да, сумка белән бөтен кирәкле уку әйберләрен алу гына да 5000 сумга төште. Барысын да яңабаштан алырга кирәк һәм аның сыйфатлы, чыдамлы булуы да шарт. Чаллыдагы тегү фабрикасына форма тектертеп алдык, 1700 сум булды. Ак блузкалар, спорт киемнәре һәм башкасы шулай ук арзан булмады. Инде хәзер бар да бар, балаларыбыз исән-имин, сау-сәламәт булып, мәктәпләрдә бәрәкәтле белем алырга язсын.
Айгөл, шулай ук кызы беренче сыйныфка бара:
- Әле һаман алып бетерә алмыйм. 1800 сумга Казаннан форма сатып алдым. Спорт киемнәре дә хәйран алынды: спортивка-1000, ике кроссовки -700дән, принтер алдык, анысына, рәхмәт, әти-әни акча бирде. Барысы 20 меңгә төште дип төгәл әйтә алам, әле бу ташламалы чорларны сайлап йөреп...
Әнисә, кызы икенче сыйныфта бара:
- ­Безнең формалар бик яхшы чыкты, Кукмарада тектергән идек, кер дә күтәрә, бөгәрләнми дә...Әйбер әллә ни күп алмадым, булганын киертеп, яңартасын гына яңарттым. Уку-кирәк яракларына, аяк киемнәре белән бергә 5000 сум киткәндер. Артык чыгым булды дип әйтә алмыйм. Узган ел менә 30000 сум тирәсе тотылган иде.
Лилия, кызын шулай ук укырга бирә:
Кызыбыз 1нче сыйныфка бара, әтисе белән яхшы итеп киендердек. Компьютерны бөтен җиһазлары белән яңарттык, бүлмәсен ремонтлаттык. Безнең, үзең чамалыйсыңдыр, 100меңнән артты инде бу, рюкзакны да махсус кайтарттык, форма кешенеке төсле, шул мең ярым тирәсе, карандаш-ручкага кадәр кыйммәтлене алдык. Мөмкинлегебез булгач, алдык, кызыбызның беренче сыйныфка баруын бәйрәм кебек кабул итәбез, ул көнне билгеләп үтәргә дә җыенабыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250