Музейда йөргəндə туган хислəр
Гарифжан ага Галиевка багышлана
Бусагаңны атлап керү белəн,
Каршы ала сине чал тарих.
Һəр экспонат-тере шаһит монда,
Жыеп ятмый аны тын архив.
Үзгə халəт, үзгə мохит монда,
Хəтер ала синнəн имтихан.
Син бер дəрвиш чиксез мəңгелектə,
Кемдер тиран анда,кемдер хан.
Тарих-хəтер,тарих-сабак монда,
Кайтавазы-ерак чорларның.
Аның катламнары телгə килə,
Сискəндереп,бəгырь кылларын.
Гади генə музей түгел монда:
Үткəн белəн бүген тоташкан.
Канлы күз яшь,ачы тарих белəн
Горурлык та бергə очрашкан.
Диварлар да хəтер саклый анда,
Бик сак ачып тарих битлəрен.
Үткəннəрдəн аваз килə сыман
Гасыр капкаларын иңрəтеп.
Рус,татар,мари,удмуртның да
Очратасың уртак язмышын.
Канлы-яшьле үткəн ярасында
Һəр миллəтнең үзгə тарихы.
Ханбикəнең нəсел тамырлары
Шушы төбəк белəн тоташкан.
Оран сала кебек Сөембикə:
"Дəүлəтеңне сакла,и татар!"
Ачы күз яшь түккəн Ана каберенə-
Жан авазы килə Апушның:
"Гафил булма,йоклап ятма,халкым,
Югалмасың синең рух сакчың!"
Атлантида эзсез юкка чыккан-
Ачы сабак безнең буынга!
Үткəннең тамыры булмый икəн-
Ул онтыла,бетə, жуела.
Һəрбер ядкарь-тарих катламнары,
Сискəндерə сине,уйлата.
Үткəннəргə кырыс төкерүдəн,
Иман сатулардан кем ота?!
... Милли кием,тəңкə-хəситəлəр-
Урын алган музей куйнында.
Тальян аскан Хəлил көтə кебек
Сөйгəн ярын чишмə буенда.
Яуга киткəн,шəһид булганнарның
Исемнəре музей түрендə.
Дары исе... Туплар кайтавазы
Ишетелə кебек бүген дə.
НАТИ тракторын иярлəгəн кызлар-
Яшьлеклəрен сугыш урлаган!
Имгəтелгəн язмыш,сулган өмет,
Кырыс тəкъдир агыла шулардан...
Үткəн белəн бүген кул бирешкəн,
Елъязмада шулар тарихы.
Уңган-булган асыл затлар монда-
Хаклы урын алган барысы.
Кулъязмалар,китап,шəжəрəлəр
Халык хəтерен күпме саклаган!
Мəчете жимерелеп,дине тапталса да,
Иман,рухын халкым сатмаган!
... Тарих кабатлана..Ил башында
Карьерага хирес түрəлəр.
Имансызлык,затсызлыкны бүген
Олы дəрəжəдəй күрəлəр.
Миллəт сатып,тел,рухыңны изеп,
Тəхетенə менеп утырган!
Ата-бабалардан килгəн байлык
Бүген инде азгын кулында.
Хəтер ни дə,тарих ни ди аңа!
Евро,доллар-аның шигаре!
Явызлыкны авызлыклар өчен
Кешем ,синең көчең житəрме?!
... Музей залларында йөргəн чакта,
Оран сала сиңа ил гаме:
"Хəтер утын сүндермəче,кешем,
Хөрлек өметеңне өзмəче!"
Илсөя Һадиева
Кариле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
ИЛСИЯ ХАНЫМ!Чын шагыйрэ икэнсез.Сездэн дэ оста итеп эйткэн кеше юк иде эле,элеге музей хакында.Афэрин!! Сездэн тагын шундый рухтагы язмалар котэбез.Рэхмэт!!!
0
0