“Әни, миңа гөл кирәк иде...” Ырым-шырымга ышанасызмы?
“Кыз балага әнисе йортыннан гөл алырга ярамый”, – дигән сүзләр искә төште. Нәрсәгә ярамаганы онытылса да, бу сүзләр мине гөл сайлаудан туктатты.
Бер көнне танышым “вконтакте”дагы үз битендә шундый эчтәлектәге бик тә уйландыра торган язма калдырган. Дөресрәге, киңәш сораган. Бик хисле, нечкә күңелле кеше буларак, язмасы да күңел кылларын тибрәндерә торган булып чыккан. “Үз фатиры белән яшәүче улым бер көнне: “Әни, миңа гөл кирәк иде”, – дигәч, иң элек күз алдыма зәңгәр чәчәкле орхидея гөле килде.
Өйләнмәгән, яшь егет йортына нәкъ менә шул гөл ямь өстәр кебек тоелды. Үземдә орхидеяларның андые юк, шунлыктан улым белән кибеткә киттек. Анда чәчәк-гөлләрнең ниндие генә юк, искитмәле матурлар... Тик минем күңелгә хуш килгәне генә табылмады. “Ярар, улым, миндә гөлдән күп нәрсә юк, үземнән алырсың”, – дидем. Өйгә кайтып, гөл сайлый башлагач, яшь чакта ишеткән: “Кыз балага әнисе йортыннан гөл алырга ярамый”, – дигән сүзләр искә төште. Нәрсәгә ярамаганы онытылса да, бу сүзләр мине гөл сайлаудан туктатты. Тукта, мин әйтәм, егет кешегә әнисе йортыннан гөл алырга ярыймы икән? Уйлана калдым әле...” – дигән ул.
Бу әйберләрнең ырым гына икәнен белсәм дә, мине ырымнан да бигрәк ир баланың: “Әни, миңа гөл кирәк иде”, – дигән сүзләре күбрәк уйландырды, ахрысы. Күптәнге танышым булганга беләм һәм сокланып күзәтәм: ике уллы танышым әни җанлы егетләр үстерде. Әниләр көне, хатын-кызлар бәйрәмнәрендә чәчәкләр бүләк итүләрен гадәти хәл дип кабул итсәк, иртәгә туган көннәре дигән көнне бу ике егет тә әниләренә... “безне тудырган өчен”, “бу иң элек синең бәйрәм, әни!”дип чәчәк бәйләмнәре бүләк итә. Ел саен! Менә шушындый игътибарлы, әни кешегә олы ихтирам күрсәтә белгән улларның үз фатирына гөл соравы гаҗәп тә түгел бугай...
Шулай да “уйлана калдым әле”, дигән танышыма уйлап тормыйча гына җавап яздым: “N. дускай, ырымнарга ышанма әле син. Әнидән килгән гөл баланың язмышын ничек үзгәртә алсын диген дә теләгән гөлеңне биреп җибәр!”
Бер таныш ханымның да: “Башка чыккач, ярамаганын белә торып, үземнең әнидән гөл алдым. Бөтен гомерем елап үтте”, – дигәнен дә искә төшерде бу сүзләр. Анысы дөрес, тормышында авырлык-югалтуларны күп күрде, хәсрәт-сагыш белән җаны өзгәләнгән чаклары күп булды. Тик бөтен хәсрәтле хатын-кыз да (ә тормышта андыйлар күпме?!) әнисеннән гөл алмагандыр бит, дип юата белмәгәнмен үзен.
Ислам дине һәртөрле юрамыш-ырымнарга ышануны тыйса да, килешәсездер, тормышта алар шулкадәр күп. Никадәр генә язсалар да, юлда очраган кара мәчедән шикләнүчеләр әле дә бар. Бер чакны аллы-артлы ике машина авылга керәбез. Кинәт бездән алда барган машина (безнең авылныкы түгел) читкә чыгып туктады. Биегрәк машинада булгач, аермачык күренә: юлдан кара мәче йөгереп чыгып киткән иде. Иремә әйтәм, болар безне шуңа үткәреп җибәрә, беренче безне чыгарулары, дим. Шулай булып чыкты да, көзгедән карап барам: без китүгә, алар да кузгалды...
Адәм баласында саклану инстинкты бик көчле бит, өстәвенә безне әби-бабайлар әнә шундый ырым-шырым белән куркытып тәрбияләделәр, үстерделәр. Шуңа да күңелгә сеңеп калган мондый әйберләрдән арыну безнең буын өчен җиңелләрдән түгел (бер чарасы дин, иман ныклыгы). Шуңа күрә туганнардан мәче баласы алырга ярамый, юкса, талашып, этле-мәчеле яшисең дип ышанучылар да (сүз уңаеннан, бала чакта без мәчене гел әтинең энеләреннән ала идек, аңа карап, шөкер, бер генә тапкыр да ачуланышкан-үпкәләшкән булмады, инде өченче буын аңлашып яшибез), буш чиләкләр белән очраучылардан куркучыларны да, кичен акча кузгатырга шикләнүчеләрне дә, кире борылып кергәч, юл уңсынга көзгегә караучыларны да... тагын әллә нинди ырымчыларны күрәсең. Билгеле, бүгенге яшьләр инде аларны уйлап та бирми. Аларга юлларын ак мәче кисте ни дә, кара мәче үтте ни (тапталмасын гына), мондый хорафатларның һәркайсыннан көләләр генә. Аның каравы, шундый ырымнарга бәйле рәвештә без, өлкәнрәкләр, кайчак шулкадәр кызык хәлләргә тап булабыз...
Безнең халыкта ашаган чакта тончыксаң, кунак килә, дигән юрау бар. Һәм кайберәүләр, тончыккач ук, бер сүз дә дәшмичә, өстәл астына бер-ике мәртәбә шакылдатып алсаң, кунак... килмичә кала дип тә ышана. Бер чакны Казандагы дус кызым Зөләйхалар гаиләләре белән ашап утырганда, кайсыдыр тончыга. Уен-көлке ярата торган, җор телле Зөләйха: “Лифтта калсыннар әле”, – дип, өстәл астын шакылдата... Ә ярты сәгатьтән ишектә иренең бертуганы Язилә апа: “Ярты сәгать лифтта утырдым”, – дип килеп керә. Шул ук подъездның беренче катында яшәүче Язилә апа, баксаң, гадәттәгечә лифтта гына менәргә уйлаган һәм бикләнеп калган. Шуннан бирле без, берәребез тончыгуга, шаяртып, лифтта калсыннар әле, дип өстәл астын шакылдатабыз. Аңа карап, килергә уйлаган кешенең килми калганы юк.
Үз гамәлләренә бераз гына игътибарлы булса, һәркем ырымнарның тормышыбызга, киләчәгебезгә, бәхетебезгә бернинди катнашы югын аңлар иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Бу "ырым-шырым" турындагы язма авторы ни язарга теләгәнен үзе дә аңламый бугай... Үзе ышанмаска кирәк ди, үзе ышанырлык фактларга мисаллар китерә...
0
0