Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ни өчен чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга кушмыйлар?

Халыкта, ватылган яисә чатнаган савыт-сабаны өйдә тотарга ярамый, алар бәхетсезлек китерә, дигән ышану бар. Ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә.

Савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Күп кеше, андый савыт-саба кайгы китерә, дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез, бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле.

Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең хәдисе бар: “Аллаһның илчесе ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды”. Ислам галимнәре мондый савыт-саба куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең әлеге тыюын савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырган. Имам әт-Тәхави “Шархумаани-асар” китабында бу турыда искә ала.

Кешеләрнең иң яхшысы булган Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бу хакта кисәтүен белдек, инде хәзерге заман галимнәренең сүзләренә, санитария таләпләренә багышланган хезмәтләренә күз салыйк.

Без ашханәләрдә чатнаган, чите кителгән савыт-саба куллануның рөхсәт ителмәгәнлеген беләбез. Теләсә кайсы ватык, хәтта сизелер-сизелмәс кенә чатнаган-кителгән урыны булган савытта да микроблар, зарарлы бактерияләр җыела икән.

Чатнаган савытларда яшәүче бактерияләрнең берсе — протей таякчыгы. Ул черү бактерияләренә керә. Азык калдыклары булган урында озак саклана һәм үрчи (савытның ватылган-чатнаган урыннарында). Шуңа күрә бары тик яхшы, ватылмаган савыт-саба гына кулланыгыз.

Ә иң мөһиме - микроблар, бактерияләр хакында VII гасыр башында яшәгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм белде икән?

Автор:Фануз Хабибуллин

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев