Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әниебезне хөрмәтләп килгән һәр кешегә зур рәхмәт

21 февраль көнне кадерле әниебез, әбиебез Гөлфирә Зиатдин кызы Зиатдинова арабыздан китеп барды.

Әниебез озак еллар сыер савучы булып эшләп, бик күп орден, медальләргә лаек булган хезмәт ветераны иде. Пенсиягә чыккач та, Яңгул авылының абыстае булды. Гадилеге, ихласлыгы белән кешеләрнең күңеленә үтеп керә белде, кешеләргә гел яхшылык кына теләде, гадел булды, чын мәгънәсендә акъәби иде. Әниебезне югалту кичергән көннәрдә янәшәбездә булган Яңгул авылы кешеләренә, туганнарга, хезмәттәшләргә, күршеләргә, Сәвия-Наил гаиләсенә, Гөлназ, Рәмзияләргә; «Сельхозхимия» җитәкчесе Наил Гыйләҗевка, авыл советы җитәкчесе Ранил Габдрахмановка, күмәк хуҗалык җитәкчесе Мәгъсүм Сәйфетдиновка, ак халатлы шәфкать ияләренә – Фатыйма, Рамилә, Нурия, Зөбәрҗәткә бик зур рәхмәтләр җиткерәсе килә. Шулай ук Әлфия, Лилия, Гафифә апаларга, Шәрифҗан абыйга һәм исемнәре әйтелмәгән барлык авылдашларга, әниебезне хөрмәтләп килгән һәр кешегә зур рәхмәт! Исән-сау яшәгез!

Олы хөрмәт белән улы Равил Нәбиев гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев