Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Нинди төшләр уңыш, акча, сөю вәгъдә итә?

Күргән төшләрне дөрес юрый белгәндә, тормышта матур вакыйгаларны якынайтырга була, ди белгечләр.

Мәсәлән, төштә биесәгез, гаилә хәлләрегездә күңеле мизгелләр көтелә, ә төшеңдә берүзең генә биесәң, тиздән бик якын кеше белән танышачаксың икән. Балалар биегәнен күрсәгез – шатлыклы яңалыклар көтегез! Ә менә өлкән пар бии икән күп акча керүгә әзер булыгыз.

Төштә яшен күрсәгез дә бюджетыгыз тулылануны көтегез. Көчле яшен сезгә хезмәт баскычында үсүне вәгъдә итә.

Табут күреп куркып уяндыгызмы? Курыкмагыз, бу – тормышыгызда авырлыклар бетә, дигән сүз. Үзегезне табут эчендә күрсәгез, башланган эшләрегезне төгәлләргә кирәк. Кемнеңдер табуттан күтәрелүе - сезгә күп акча керәчәгенә ишарә.

Төштә елан чакса да финанс уңышлары киләчәк. Төштәге кар – иминлек, ә буран - байлыкка.

Кыйммәтле ташлар күрсәгез, шәхси тормышта уңыш елмаячак, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төшләр юрау