Ут белән сак булырга кирәклеген бала чактан ук һәрберебезгә тукып тордылар һәм торалар.
«Шырпы белән уйнама, ут белән шаярмыйлар…» һәм башка бик күп төрле әйтемнәр әйтелеп торса да, мондый очраклар булып тора, аз гына саксызлык зур фаҗигаләргә китерергә мөмкин икәнен дә беләбез.
Күрше районнарда соӊгы вакытта бер ничә баланыӊ ут эчендә гомерләре өзелү турында күӊелне тетрәндергеч хәбәрләр килде.
Менә бездә дә, Норма белән Балтач авылы арасында яӊа гына төзелеп беткән, мәхәббәт агач өйнеӊ минутлар эчендә күз алдында көлгә әйләнгәндә хуҗаларыныӊ ниләр кичергәнен аӊлатырга да кыен. Хәзер ул өй урынында нигез генә булган вакыйгаларныӊ телсез шахиты булып тора.
Көннәр тагы коры һәм эссе тора, сак булыйк, җәмәгать!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев