Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Норма коесына тирә-як авыл кешеләре дә бик теләп йөри

Заманча өйләрнең барысына да сулар керсә дә, авыл халкы бу коега бик яратып йөри.

Норма авылы мәчетенә кергәндә уң якта, үзенең матурлыгы белән балкып торучы кое бар. Бу кое янында сугыш чорларында ук тимерчелек алачыгы булган. Шул алачык янында гына чокырга чишмә суы саркып чыккан.

1975 елда Кариле авылыннан Галимҗанов Әбүбәкер абый Норма авылында яшәүче Рәфкать абый Нигъматуллинга бәреп чыккан нәни генә чишмә суы эчәргә бик тәмле булуын һәм шул урынга кое казырга тәкъдим итә.Рәфкать абый Әбүбәкер абый тәкъдиме белән бу эшкә алына.

Борнактан Фаикъ һәм Фарук исемле ир-егетләр бу урынга кое казыйлар, бура төшерәләр. Ә кое өен Шакиров Зөфәр абый ясап куя. 1990 елда коега 5 метрлы боҗра төшерелә.

2021 елда Норма егете Гарипов Рамил җитәкчелегендә коега капиталь ремонт ясала, янында гына балалар мәйданчыгы булдырыла. Коега насос урнаштырыла, утлар куела. Бу эшләрне авылыбызның изге күңелле, шәфкатьле кешесе Хәмидуллин Радик оештыра.

Норма авылына кергәндә булган кое һәрвакыт чиста, тәрбияле. Заманча өйләрнең барысына да сулар керсә дә, авыл халкы бу коега бик яратып йөри. Тирә-як авыл кешеләре дә бу коега бик теләп йөри.

Лилия Шәйхетдинова

Норма авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев