Нормада күршеләр Сабантуй оештырган (+фоторепортаж)
Быел җәй яңгырлы килгәч, балалар Сабантуй күрмичә калды дип, дип борчылган идек. Әнием "Үз урамыбыз балалары өчен генә булса да Сабантуй оештырыйк әле, әйдә?!", дип күршеләргә тәкъдим иткән иде, барысы да бер сүздән шатланып риза булдылар.
Чүлмәк вату, капчык киеп узышу, күз бәйләп баудан әйбер кисү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, кашык белән су ташу кебек берсеннән-берсе кызыклы ярышларда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Каян ишетеп алганнар, күрше-тирә урам балалары да килгән иде. 50дән артык бала, урамыбыздагы 12 йортта яшәүче һәркем чын күңелдән бәйрәм итте. Һәркайсына бүләкләр бирелде.
Бу бәйрәмне оештыруда һәр йортта яшәүче үз өлешен кертергә тырышты. Апалар чәй тәм-томнары, коймак, көлчәләр пешереп алып килгәннәр иде. Күрше абыйлары өч күмер самавары гөрләтеп җибәрделәр. Руфия апа, Васыйл абый Мөҗиповларның кыз-уллары Зөлфия Галиева, Илһам, Булат гаиләләре аеруча нык ярдәм итте. Алар пешерткән пылау белән мантый телләрне йотарлык тәмле иде. Ә Алмаз хәзрәт балаларны сөендереп, татлы мамык белән сыйлады.
Сабантуйга жыелган барлык кеше ахырдан бергәләшеп тәмләп чәй эчеп, биеп күңел ачып, "Киләсе елга да шулай уздырыйк!" дип таралышты. Балаларны сөендереп шундый матур бәйрәм оештырган өчен бөтен күрше-тирәләргә Аллаһының рәхмәте булсын! Амин!
Балаларыбыз хакына оештырган бу бәйрәмнән һәркем канәгать калды. Күршеләр белән дус-тату, бердәм булып яшәүләргә ни җитә?!
Норма авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев