Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Нурзидә чишмәсе»ндә бәйрәм

Авылларда туган җирне яратучылар, хөрмәт итүчеләр булганда телебез дә, динебез дә сакланыр!

 

Элекегечә Байлар Сәрдегәне дигән атама белән билгеле бу авылның тарихы гасырларга тоташа. Сәрдегәннең даны тирә-якка киң таралган була. Авылның сәүдәгәрләре саткан товарлар, һөнәрчеләренең эшләнмәләре күп төбәкләрдә билгеле булган. Еллар үткән саен авылның исеме Бөрбаш Сәрдегәненә әйләнгән, кешеләренең хезмәте дә «колхоз», «совхоз» белән чикләнгән. Әмма, дистә еллар үтсә дә, авыл халкы үзенең үзенчәлеген, тырышлыгын, үзгәлеген югалтмаган, саклаган, дәвам иткән. Районның күп кешесе Сәрдегәндә бас-кан итекләрнең сыйфаты турында әле дә сагынып сөйли. Авыл халкы элекегечә бердәм, аның киләчәгенең кайгыртып, бүгенге матурлыгын бергәләп булдыралар. Авылдан чыккан эшмәкәрләр дә элекеге традицияләрне дәвам итүдә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер.

Авылга кергәндә, уң кул якта каеннар куенында урнашкан култыкта чишмәләр чыгып, сазлык булган урынны моннан берничә ел элек авылның ихтирамлы шәхесе Хәсән ага Хөсәенов уллары (кызганыч, сентябрь аенда мөхтәрәм авыл аксакалы бакыйлыкка күчте, бу язмабыз аның рухына дога булып ирешсен) төзекләндерүгә алыналар. Аларның изге гамәленә авыл халкы бердәм кушыла. Бертуган Хөсәеновлар (алар гаиләдә 6 бала) башлангычы белән ел саен монда күңелгә ятышлы күләмле эшләр башкарыла. Чишмәнең чыгу урынын казып, ташпулат салу, татар авылларына хас булган аерым сиртмәле кою казу,  басмалар булдыру, ерганакның ике ягына агачлар утырту, килгән кунаклар өчен әкияттәге кебек намаз уку бинасы – болар барысы да бербөтен булып, җанга рәхәтлек бирә. Чишмәне  төзекләндерүчеләр газиз әниләре истәлегенә «Нурзидә чишмәсе» диеп исем биргәннәр.

Моннан өч ел әлек  Хөсәеновлар табигатьнең шушы матур урынында авыл олылары белән киңәшләшеп, «Чишмә бәйрәме» уздырырга алыналар. Бөрбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев та бу фикерне хуплап ала, аны югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык көчен куя. Алдан күңелле итеп, җигүле атлар, тальянчылар белән әрәпә җыялар. Ул көн авылның карты, яше өчен үзе бер бәйрәм була. Ә «Чишмә бәйрәме»нә килгән кунаклар өчен истәлекле мизгелләр күп иде. Бергәләп җәмәгать намазын уку, уеннар аша гореф-гадәтләрне барлау, бигрәк тә, нәниләрнең, балаларның күңелен үстерү өчен күпләп бүләкләр бирү – болар барысы да бу чараның бик бәхетле мизгелләрдән торганын раслый. Алдагы бәйрәмдә район башлыгы Рамил Нотфуллин авылларыбызны яшәртү, яшьләргә үрнәк булып эшләүче эшмәкәрләрнең булдыклылыгын, шул исәптән бертуган Хөсәеновларның тырышлыгын ассызыклап узган иде. Узган ел бу бәйрәмгә кайткан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да, халкыбызның асылына кайту, динебезне куәтләу, иманыбызны ныгытуда мондый очрашуларның әһәмиятле икәнен Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре, галим-нәребезнең фикерләре аша дәлилләр сөйләде.

Быелгы «Чишмә бәйрәме» тагын да үзенчәлекле узды. Ерак чит илләрдән кайткан Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатларына бу бәйрәмдә катнашу бәхете елмайды. Америка Кушма Штатларыннан Гөлнара Гәрәева, Израиль дәүләтеннән Гүзәл Гельфонд, Кыргызстаннан Эльмира Әхмәтҗанова һәм аның тормыш иптәше Мөхәммәт, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан булеге рәисе Фәрит Мифтахов  һәм аның урынбасары Рәмзия Галләметдинова фикерләрен белдергәнчә, бу көнне алар үзләрен икеләтә бәхетле итеп тойганнар. Бәйрәмдә балалар белән бергә өлкәннәр дә күңел ачтылар, уйнадылар, биеделәр. Бәйрәмдә катнашучылар, конгресс кунаклары, артистлар белән бергә «Туган тел»не жырлаулары бәйрәмне баетты, матурлады. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башкарма комитетыннан Илһам Гайнетдинов, Татарстан Диния нәзарәтеннән килгән кунаклар бүләкләр тапшырдылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. «Чишмә бәйрәме»н дә катнашучы һәркем оештыручыларга  бик рәхмәтле булып, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Авылларда туган җирне шундый яратучылар булганда телебез дә, динебездә сак-ланыр, иншаалла! Аларның һәркайсына олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев