Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Океан артыннан кадәр эзләп киләләр

Кичә районның Сәнгать мәктәбендә америкалы Куйвинен Пол Уолтер - АКШның Техас штатындагы лингвистика университетының сәнгать белгече белән очрашу үтте. Музыка мәктәбенә йөрүче балалар катнашындагы әлеге чара гаять тә эчтәлекле, гармонияле, кызык һәм мавыктыргыч узды.

Пол әфәнденең районыбыз мәдәниятенең асылы Радик Михайлов белән дустанә мөнәсәбәтен, Сосна авылында яшәүче данлыклы тальянчы Ягъфәр әфәнде белән күптәнге танышлардай кочклашып күрешүен, шулай ук Балтач күгендә йолдыз булып балкыган остаз Наил Гарипов белән-бер-берсен якыннан белүләрен күргәчтен, гаҗәп булып китте. Бактың исә Пол Уолтер безнең районда моннан 12 ел элек булган икән инде.

- Ул чакта район мәдәният бүлегенең Казан дәүләт консерваториясе белән хезмәттәшлек иткән чагы, - ди Радик Тихонович. - Безгә тальянчылар белән танышырга, аларның уйнау үзенчәлекләрен өйрәнү өчен Америка вәкиленең килүен җиткерделәр. Пол белән тальянчысы, гармунчысы, баянчысы булган бөтен авылны йөреп чыктык. Һәрберсе белән татарча иркен аралашты, мәгълүматлар туплады. Гадәттәгечә, киләләр дә китәләр, нәтиҗәләр күренми..., Америка кешесендә дә әллә ник кызыксыну уятканбыздыр кебек тоелмаган иде, күрәсең, ялгышканбыз икән...

Чыннан да, Пол әфәнденең килүләре, сәгатьләр буе әңгәмә корулары бушка булмаган, "Казан татарларының традицион мәдәниятендә гармун" дигән бер том китап кадәрле фәнни эшне ерып чыккан ул. Дөрес, китапта Биектау, Арча, Әтнәнең талантлы тальянчылары да урын алган. "Факел" яшьләр клубында үткән талантлар иленә сәяхәт кичәсендә районыбызның өлкән буын тальянчыларына таң калып, их, барлаучы, иҗатларын,талантларын өйрәнүче бар микән боларның, сирәгәяләр бит, мин белгән Мөнир абый да (Соснаныкы) юк бит инде араларында, дип уйлап утырган идем... Менә сиңә мә, тальянчыларыбызны Америка кешесе бар дөньяга таныткан икән бит инде! Афәрин, Пол әфәндегә без бик тә рәхмәтле булырга тиеш, бездән булмаганны, ул башкарып чыккан!!! Татарча сөйләшә белгән, рус телендә кулай аралашкан инглизне бәлки күпләр татар угълы дип уйлар, гаҗәп түгел, Америкада да татарлар күп яши бит. Ләкин Пол әфәнденең тамырлары нәкъ тә татар милләтенә барып тоташмый, әтисе фин -угор, әнисе Европалашкан гаиләдән. Татар һәм рус телен ул Казан дәүләт университеты факультетларында махсус үзләштергән. Пол әфәнде скрипкада, гармунда татар көйләрен уйный, балалар да татар көйләрен яңгыратып, үзен бик куандырдылар.

Пол Уилтор Америка Кушма Штатларының үзәктән ерак бер штатында гаиләсе белән гомер кичерә, ике улы, бер кызы бар - Данил, Тимур, Ханна, тормыш иптәше Роксана - архитектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250