Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Өлкәннәргә багышлана (уены-чыны бергә)

Бер сүздән дә күңел була кайчак...

Өлкәннәргә багышлана (уены-чыны бергә)

Рөхсәт сорап тормый икән,
Килә бер көн картлык.
Килә дә ул, түргә үтә – 
Булмый аннан качып...

Аяк- кулларны сызлата, 
Билне тотып ала. 
Күзләрне дә урап узмый,
Каршы килеп кара!

Карышасың инде үзе,
Картаясы килмиии...
Үпкәләп тә булмый... ул бит
Һәркемгә дә килми...

Кемдер күрәлмый да кала,
Яшь көенчә китә...
Шуңа күрә өлкән кеше
Барына шөкер итә...

«Картлык —шатлык түгел», диләр,
Анысы инде шулай.
Сызлансаң да, авырсаң да,
Зарланмыйсың алай.

Чөнки йөрәк картаймый бит,
Йөрәк гел — шул көе...
Балалар бар, оныклар бар...
Тормышның — үз көе...

Оныклар карашасы бар,
Өйдә вак-төяге.
Кайчак зураеп та китә 
Вак- төяк дигәне!

Иртән торып тотынасың,
Шул көндәлек эшкә.
Кичкә кадәр өлгерергә
Җитешәсең көчкә!

Эштәгеләр эштән кайта:
Алар арган, талган.
Ул-бу диеп зарланырга,
Ара да калмаган.

Иртән бар да кабатлана:
Торып китәсең дә...
Тормышыңның булганына
Шөкер итәсең дә...

Тотынасың кабат эшкә,
Вакыт юк зарларга.
Җитешергә кирәк кабат,
Барысын барларга.

Бетми торсын бу мәшәкать:
Ул — картлыктан дару.
Үзе бәхет бит ул — шулай
Кирәкле була алу!

Картлык бит ул барыбер рәхәт,
Аның үз төсләре...
ҺӘРКЕМГӘ ДӘ НАСЫЙП БУЛСЫН
ГОМЕРНЕҢ КӨЗЛӘРЕ!


Бер сүздән дә күңел була кайчак....

Бер сүздән дә күңел була кайчак,
Җәлләмәсәк иде тәмле телне:
Октябрьнең 1 есендә генә түгел,
Өлкәннәрне, кадерләсәк иде һәрбер көнне...

Кайсы нинди хәлдә яши икән...
Исән-саумы, хәле әйбәтме...
Хәлен белешүче бармы икән,
Көне әйбәт кенә үтәме?

Балалары исән-саумы икән,
Хәбәрләре килеп торамы?
Әгәр янда булса балалары,
Эндәшәме икән якын итеп,
Әллә түзеп кенә торамы?

Бүген син яшь, көчле һәм куәтле.
Алар да бит кайчандыр яшь булган.
Гомер узган, үз эзләрен салып,
Чәчләренә инде ак бәс кунган.

Һәр кешегә килә картлык бер көн,
Рөхсәт сорап тормый берәүдән дә...
Исән чакта өлкән кешеләрне 
Онытмасак иде кадерләргә...

Артык өмет итми алар бездән,
Аздан гына күңелләре була...
Күрик, ишетик әле өлкәннәрне -
Берәүгә дә тар түгел бу дөнья...

Бер сүздән дә күңел була кайчак,
Җәлләмәсәк иде тәмле телне!
Өлкәннәрне хөрмәт итүченең,
Олыгайгач, үзенең дә булыр кадере...

Бер сүздән дә күңел була кайчак...

Ленина Шафигуллина,
Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев