Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Ор халкы өчен яңа су башнясы куелган (фото)

Ор авылында моңарчы халыкка су колхоз скважинасы аша килә торган булган. Халыкка су килүне яхшырту максатыннан, яңа башня куйдырып, яңа трасса сузарга кирәк дигән фикер алгы планга чыгып, бу юнәлештә эш башлана.

«Авылның социаль үсеше» программасы нигезендә эшләнүче әлеге эш финанс чыгымнар зур булу сәбәпле, озакка сузылып, бары быел гына тәмамлана. Алай да әле эшләнеп бетмәгән эшләре бар икән: территорияне коймалап алу, санитар-саклау зонасы булдыру һәм электр өлешен эшләп бетерү. Бүгенге көндә әлеге ике башня да параллель рәвештә эшләп, халыкны суга туендыра.
Әлеге эш барышында башняны Казаннан килеп куйсалар, калган эшләрне, ягъни трасса салып, су үткәрүне, шулай ук янгынга каршы гидрантлар урнаштыруны үзебезнең «Мелиоратор» оешмасы башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250