Пар аккошлар төшәр әле без тергезгән сулыкка (фото)
Каз-үрдәк күреп ияләнгән күзгә әлеге зур кошларны күрү көтелмәгән куанычлы яңалык булды!
Авылыбызның сулыгында пар аккошларны күргәннәр. Аккош — гаять нәзәкәтле кош бит ул. Мәхәббәт һәм тугрылык символы саналган әлеге горур кошлар үзләренә иң матур, иң җимле, иң яхшы урыннарны гына сайлыйлар, диләр.
Авыл уртасындагы сулыкта күренгән аккошларның төсләре соры. Димәк әле алар җитлегеп җиткән, зур кошлар түгел. Чөнки, аккошларның төсе ак төскә 3-4 яшьтә үзгәреп бетә икән.
Аккошлар йөзә. Күкрәкләре суга шактый тирән кергән, гәүдә-койрык ягы өскә күтәрелгән, озын муеннары мәһабәт бөгелеп, томшыклары су көзгесенә иелгән. Каз-үрдәк күреп ияләнгән күзгә әлеге зур кошларны күрү көтелмәгән куанычлы яңалык булды!
Безнең авыл буасын үз иттеләр, димәк. Әлеге искиткеч кошлар биредә еш күренсеннәр иде. Бу кошлар кешеләргә бәхет, муллык та алып киләләр, диләр. Шулай булсын!
Тик шуны да исебездә тотыйк: аккошлар — сак кошлар. Алар тынычлыкны хуп күрәләр, саф һава, көмештәй саф су яраталар.
Рузалия Тимербаева,
Алан авылы
Ләйсән Тимербаева, Зәлидә Габидуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев