Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Парлы гомер сукмагыннан – күркәм гаилә Гүзәлия һәм Котдүс Шәфыйковлар хакында (фото)

Урман кочагына сыенган авылны ташлап, бәхет эзләп читкә китмәгәннәр алар, туган-үскән туфракларында калганнар һәм бәхетләрен дә, билгеле, шушында тапканнар... Алан егете Котдүс авылдашы Гүзәлияне үзенә тиң яр иткән. Сүзем Алан авылында гомер итүче күркәм гаилә Гүзәлия һәм Котдүс Шәфыйковлар хакында.

Котдүс абый белән Гүзәлия апаның гаилә тормышы үзенең ныклыгы, бөтенлеге белән җәлеп итеп тора. Төзек каралты-кура, абзар тулы мал-туар, тезелеп киткән умарта оялары, балкып торучы йортның бәрәкәтлелеге хуҗаларның йөзләреннән үк ачык сизелә. Тырышлык һәм тынычлык хөкем сөргән бу нигезгә аяк басу белән җанга рәхәтлек иңә...

Гаилә башлыгы Котдүс Гайшә апа белән Нургали абыйларның дүртенче баласы булып дөньяга килгән. Башлангыч сыйныфларны Алан мәктәбендә белем алгач, 10нчыга кадәр Бөрбаш урта мәктәбенә йөреп укыган. 1978-1980 елларда Германиядә армия хезмәтен үтеп кайту белән, ул вакыттагы "Яңа тормыш" колхозына эшкә кергән. Яшь егеткә Т-16 тракторын тапшырып, терлекләргә азык ташу эшен йөкләгәннәр. Аннан соң Алан совхозы булып үзгәртелгәч тә, ул биредә үз эшен дәвам иткән. Бу хезмәткә 30 ел гомерен багышлаган.

"Читкә китү уемда да булмады, авылда каласым килде", ди Котдүс абый. Хезмәт юлында гомер юлдашын да очрата ул. 10 сыйныфны тәмамлап, фермага сыер савучы булып эшкә урнашкан, тыйнак кына, эшкә уңган авылдашы Гүзәлия белән дуслашып китәләр алар. 3 ел очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Әнисе белән генә үскән, ятимә кыз булган Гүзәлия апа ишле гаиләгә, төп йортка килен булып килә. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән гөрләп торган йортның үзәгендә бөтерелә ул. Кайткан кунакларны, туган-тумачаны да якты йөз белән каршы алып, кунак итеп, хөрмәт итеп яши.

Килен булып төшкән елларын искә алып, "Килен булып килү - яңа тормыш башлау. Гаиләдә бит төрле хәлләр булырга мөмкин, ә без Аллага шөкер, Котдүс белән бер-беребезне аңлап, бер-беребезне санлап, бер-беребезгә юл куеп гомер иттек. Әтиебез Нургали белән 11 ел, әниебез Гайшә белән 17 ел бергә тордык. Кызыбыз Гөлүсә тугач 6 айлык вакытында ук кабаттан мине фермага эшкә чакырып алдылар. Бәби карау эше әнигә калды. Аннары , улыбыз Нияз туды. Балалар үстергәндә әти-әнинең ярдәме зур булды", ди Гүзәлия ханым.

- 2000нче елларга кадәр фермада сыер савучы булып эшләдем. Аннан соң таналар карау эшенә күчерделәр, ә бүгенге көндә яңа туган бозаулар тәрбияләүдә. Аларны ике айга кадәр үстереп бирү эше йөкләнгән безгә. Нинди генә эшкә тотынсам да куркып калмадым. Бар эшне дә яратып, күңел биреп башкардым. Өйгә кайткач та бер кочак эш көтеп тора бит! - ди әңгәмәдәшем Гүзәлия апа.
Зур каралты-кура тулы мал-туар, 6-7 баш зур хайван, ике сыер, сугым өчен дип тәрбияләнә торган ат, саны-исәбе булмаган кош-корт, 20дән артык умарта... Җәйрәп яткан бәрәңге һәм яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары. Һәркайсы кул хезмәте таләп итә.
"Монысы көндәлек, гадәти эшләр генә бит инде аның..." дип тыйнак кына сүзебезгә Котдүс абый кушыла. - "Әтиебез - Нургали гомере буе колхозның кортлыгында умартачы булып эшләде, бик оста, яхшы итеп итек тә баса белә иде. Менә шул үзе белгән һөнәрләренә безне дә өйрәтеп калдырды. Абыем Ралиф та, мин дә бүгенге көндә итек басу эшен онытмадык. Күбрәк балалар итегенә сорау зур. Сораучы булганда, бер парын зурлыгына карап, 500-600 сумнан сатам. Туганнарга бүләк итәм. Хәзер менә ике оныгыбыз үсеп килә.

Авыл җирендә эшсез, һөнәрсез генә тормыш алып барып булмый бит ул. Балта эшен белгәч, бура бурау, агач эшкәртү, йорт җиткезүче яки каралты-кура, абзар салучы авылдашларының еш кына Котдүс абыйга йомышлары төшкәләп тора. Гүзәлия апа да өй тутырып матур гөлләр үстерә, бәйләргә, чигәргә ярата. Күз явын алырлык чиккән мендәрләре йортка ямь биреп тора.

Шәфыйковлар гаиләсенең гадәти бер көнен сурәтләп бирүләрен сорыйм. Фермада эшләгәч, бик иртә торыла бит, дим.

- Көн дә иртәнге бишенче яртыда торабыз, бергәләшеп малларны карыйбыз, мин сыерлар савып алам, Котдүс абыең сөт тапшырырга чыгып китә, аннан соң көндәлек эшләрне планлаштырып, кара-каршы утырып чәй эчеп алгач, Котдүс абыең мине мотоциклына утыртып, авылның икенче башындагы фермага эшкә төшереп куя. Төшке ашка мин кайтканда чәйләр куеп каршы ала. Кабат эшкә киткәнче дип, тиз-тиз, йөгерә-йөгерә йорт тирәсендәге эшләрне башкарабыз... Бернинди дә артык җире юк инде, көндәлек тормыш, - ди Гүзәлия ханым.
Әйе, көндәлек аңлашуга, бер-берсенә карата булган ихтирамга һәм кадер-хөрмәткә корылган, тигез күркәм тормыш!

Балаларын да үз үрнәкләрендә, хезмәт тәрбисендә үстергәннәр алар. Инде икесе дә гаиләле, үзләре әти-әни булганнар, Казанда яшиләр. Атна саен балалары, килен-кияве, оныклары Раян белән Язилә кайтып өйне нурга күмәләр. Алар кайтып тулгач, Гүзәлия апага гүя канатлар үсә... Мичтә хуш исләр чыгарып, бәлеш, өчпочмак, гөбәдияләр пешә. Оныклары исә әбиләре янында бөтерелеп, мичтә кабарып пешкән коймакны көтәләр... "Шәһәрдән туганнарыбыз да Гүзәлия апаңның мич коймакларын сагынып кайттык, диләр. Шуңа күрә бөтен кеше сүтеп бетерсә дә, безнең өй уртасында мич тора әле, сүтмәдем", ди бер горурлык һәм ихласлык белән Котдүс абый.
Әйе, гомер сукмагы шулай парлы үткәндә генә матур бит ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250