Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пенсияләр исәпләүгә үзгәрешләр турында биш сорауга – биш җавап

Сорауларга район Балтач Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина җавап бирә.

- Алсу Сәяфовна, бу көннәрдә райондашлар Пенсия фондын "штрумлый" дип ишеткән идек. Дөресме?
- Дөрестән дә, көн саен илледән дә ким кеше кабул итмибез. Бу бездә генә түгел, башка районнарда, шәһәрләрдә дә шул ук хәл.
- Сәбәбе нидә соң?
- Хөкүмәт яшь ярымга кадәр бала карау чорына пенсия исәпләүгә үзгәрешләр кертте. Әгәр элек бу чор эшләгән хатын-кызның стажына кертелсә, хәзер аны иминиятләштерелмәгән чорга алыштырырга һәм баллар белән исәпләп карарга мөмкинлек тудырылды.
- Болай үзгәрткәндә, димәк, пенсиядәгеләр өстәмәгә өметләнә ала?
- Барысы да түгел. Һәм әле ул артмаска, кимрәк чыгарга да мөмкин. Сүз зур суммалар турында да бармый. Кемдәдер ул 3 тиенгә артырга, кемгәдер 5 сум, ә кемгәдер 200 сумга яки аннан да зуррак күләмдә өстәмә булырга мөмкин. Һәр очракта аерым карарга кирәк. Әйтик, льготалы шартларда лаеклы ялга чыккан табиблар, укытучылар, пенсияләрен яңача, кабат исәпләтсәләр, льготалы пенсиягә хокукларын югалтырга мөмкин, чөнки бу очракта бала караган еллар льготалы стажга керми. Шулай ук бер-ике балалыларга да кабат исәпләүнең файдалы булуы икеле. Фәкать күп баласы булып, аз пенсия алучылар гына өстәмәгә өметләнә ала. Дөрес, исәпләүләр пенсионер файдасына булмаганда, без гаризаны кабул итмибез һәм аларның пенсиясе кимеми, үзгәрешсез кала.
- Пенсияне кабат исәпләтү өчен нишләргә кирәк?
- Без хәзер алдан язылу белән эшлибез, шуңа да иң беренче эш итеп язылырга, безгә килеп, гариза бирергә кирәк. Үзең белән бергә паспорт, СНИЛС, барлык балаларның туу турындагы таныклыгын алып килергә кирәк, аларда инде балаларга паспорт бирелү турында билге салынган булырга тиеш.
- Гариза бирү вакыты чикләнгәнме?
- Юк. Бернинди сроклар да билгеләнмәгән. Әмма шунысы гына бар: әгәр яңача исәпләү клиент файдасына икән, аңа гариза биргәннең икенче аеннан ук исәп-хисап ясалачак.
Җавапларны Гөлсинә Гарипова язып алды.
Фото: kazved.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250