Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район башлыгының Рәхмәт хатына кемнәр лаек булды?

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан» җәмгыяте хезмәткәрләре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Гөлфинур Нургаян кызы Габдуллина — сөт җыючы;
Зөбәрҗәт Галимҗан кызы Габдрахманова — төрле эшләр башкаручы.

***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районның җәмәгать туклануы системасы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, шәхси эшмәкәр Р. К. Сәгыйтовада кулинар-кондитер булып эшләүче Алсу Ильвар кызы Исламова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, агрохимия хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтач Агрохимсервис» җәмгыятендә эшләүче Сергей Вячеславович Кузмицкий Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, камыр ризыклары җитештерүдә һәм сәүдә үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, шәхси эшмәкәр Р. К. Сәгыйтовада җитештерү мөдире булып эшләүче Татьяна Михайловна Муллагалиева Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 45 яшьлек юбилее уңаеннан, «Смәел» җәмгыяте бухгалтеры Гүзәл Илдус кызы Галимуллина Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***
Нәтиҗәле хезмәте, Киров өлкәсе Малмыж районы Сабан туенда татар ишегалдын әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен шәхси эшмәкәр Эдуард Александрович Максимов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***
Нәтиҗәле хезмәте һәм сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Ваш доктор» медицина үзәге администраторы Миләүшә Равил кызы Галиуллина Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***
Нәтиҗәле хезмәтләре, Норма авыл җирлеге үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм актив җәмәгатьчелек эше алып барганнары өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

 Нияз Рифкать улы Камалов — шәхси эшмәкәр;
 Мулланур Фәхретдин улы Миңнебаев;
 Рәйсә Сөләйман кызы Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев