Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмалары

Мин «Нәсыйхәт» кушымтасын бик көтеп алам һәм һәр санын яратып укыйм.

Бигрәк тә сорауларга җавапларны бик игътибар белән укып һәм җыеп барам. Үземне дә бер сорау борчый. Кемгәдер ул бик гади кебек тоелыр. Соравым, сүзем күз тию, төгәлрәге, күз тидерү турында. Мин шундый кешеләрне беләм: алар күз тидерәселәрен белә торып, юри кешеләргә, хайваннарга төбәп карыйлар, өсләренә әйтәләр. Болай эшләү зур гөнаһтыр дип уйлыйм. Әмма минем үземнең дә күзем каты. Эчкерле кеше дә түгелмен кебек. Башкалардан көнләшмим дә. Шуңа күрә кечкенә балаларга карамаска тырышам. Сөбханалла-машалла сүзен дә күп әйтәм. Нигә күзем тия икән, үзем белми торган гөнаһларым күпме икән әллә дип борчылам.

–Аллаһы Тәгалә кешеләрне сәләт ягыннан бер-берсеннән аерды. Кемдер физик яктан, кемдер акыл ягыннан көчле. Кемнеңдер күзе каты. Әлбәттә, кешедә ниндидер сыйфат көчле икән, бу аңа өстәмә зур җаваплылыкны аңлата. Мәсәлән, кеше физик яктан көчле икән, ул инде башкалар белән  аралашканда-аңлашканда сак булырга бурычлы, тавышы каты кеше сөйләшкәндә аны киметергә тиеш. Күз тиюгә килгәндә, аның төп асылы – кеше күңелендә булган көнләшү. Көнләшү табигый әйбер. Бөтен кеше дә көнләшә. Әмма ак көнләшү һәм кара көнләшү бар. Кешенең күңелендә кемгәдер кызыгу хисе бар икән, хәтта ул аны сизмәскә дә мөмкин, бу әлеге кешенең күзе тиюдә чагылыш таба. Кеше белә торып, хәзер мин аңа карыйм һәм күзем тия, аңа зыян салам ди икән, әлбәттә, ул гөнаһлы була. Шуның өчен әгәр кешедә шундый сыйфат бар икән, бу кешенең начар икәнен күрсәтми, ул шушы сыйфатын тәрбияләргә бурычлы. Ягъни Аллаһы Тәгаләне мактап, гел зекер әйтеп йөрергә, кемгәдер, нинди әйбергәдер караган вакытта һәрвакыт сөбханаллаһ-мәшаллаһ дип әйтеп, үзендә башкаларга хәер-бәрәкәт теләүне гадәт итү кирәк була.

Бер кайтуында абыем (ул өйләнмәде, ялгыз яши) үзенең кыйммәтле кәгазьләрен миндә калдырып китте. Ләкин күп тә үтмәде, абыем вафат булды. Мин югалып калдым. Ул кәгазьләрне нишләтергә? Мин аны абыемның байлыгы дип исәпләп, кырыктан берен зәкәт сәдакасы итеп биреп, калганын барыбызга тигез итеп бүлеп бирә аламмы?

–Әйе, кеше вафат булганнан соң иң беренче аның малыннан башкаларның хаклары, бурычлары түләнә. Алар түләнеп беткәннән соң варислары, туганнары арасында ул шәригать буенча бүленә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев