Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Район Советында киләчәккә бюджетны фаразладылар

Бүген - 25 октябрь көнне Өченче чакырылыш Балтач район Советы бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булды.

Комиссия утырышын әлеге комиссиянең рәисе Наил Гыйләҗев алып барды. Көн тәртибендә Балтач муниципаль районының 2016 елга кабул ителгән бюджетның 9 айлык үтәлеше һәм Балтач муниципаль районының 2017 елга, 2018-2019 елларның планлы чорына бюджет проекты турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов чыгыш ясады. Ә өченче көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча Балтач муниципаль районының 2017 елга, 2018-2019 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында район башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Фәнис Галимҗанов доклады тыңланды. Район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе дүртенче көн тәртибендә Зифа Зарипова райондагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына муниципаль мөлкәтне бирү буенча кабул ителергә тиешле муниципаль хокукый актлар турында аңлатып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250